news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 51гә җиткән

Измирда 20 бина җимерелү турында хәбәр ителде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Төркиянең көнбатышында җир тетрәү вакытында һәлак булучылар саны 51 кеше булган. Бу хакта республика вице-президенты Фуат Октайга сылтама белән РИА Новости хәбәр иткән иде.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, корбаннар саны 51гә кадәр җитте», - диде Октай журналистларга.

Төркиянең көнбатышында җомга көнне көндез 6,6 магнитудада җир тетрәде. Аның үзәге Эгей диңгезендә Измир провинциясенең Сеферихисар шәһәре янында булган. Якын-тирә Греция утрауларында да җир тетрәүне сизгәннәр, Греция сейсмологлары аның магнитудасын 6,9 процентка бәяләгән. Ким дигәндә, Измирда 20 бина җимерелү турында хәбәр ителде. Җир тетрәүне зур булмаган цунами китереп чыгарган, Сеферихисарда яр буе урамнарын су баскан.

Грециянең Самос утравында да җимереклекләр теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган һәм 20се яраланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100