news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле 35 йорт җимерелгән

Табигый бәла-каза Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан Маниса провинциясендә була.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”). Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан Маниса провинциясендә җир тетрәү сәбәпле 35 йорт җимерелгән. Табигый бәла-казадан сәламәтлегенә зыян килүчеләр турында мәгълүмат юк, дип хәбәр итә Төркия гамәви мәгълүмат чаралары.

“Российская газета” язганча, 5,1 магнитудалы җир тетрәү кичә, 27 майда, 18.53 сәгатьтә була. Босфор университеты каршындагы Сейсмологик институтының мәгълүматы буенча, табигый бәла-казаның үзәге Маниса шәһәреннән көнчыгышка таба 37 чакрым читтә районнарына туры килә.

Көчле булмаган селкенүләр бүген дә сизелеп тора, дип хәбәр ителә. Җирле халыкның күбесе өйләренә әйләнеп кайтырга курка. Шунлыктан вакытларын урамда, махсус коткару хезмәтләре урнаштырган палаткаларда үткәрә, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100