Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә илчене үтерүдә шикләнелген полициянең элеккеге хезмәткәре тоткарланган
Ир-атны башта сорау алырга чакырганнар, аннары кулга алганнар.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Төркия куркынычсызлык хезмәте полициянең элеккеге хезмәткәрен кулга алды. Ул Россиянең Анкарадагы илчесен үтерүдә катнашы булуда шикләнелә, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.
Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-атны башта сорау алырга чакырганнар, аннары кулга алганнар.
Шунысы да билгеле: полиция хезмәткәренең FETO – Фәтхуллах Гүләннең террорчылык оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуын ачыклаганнан соң эшеннән җибәргәннәр.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, фаҗига 19 декабрь кичендә Анкараның Заманча сәнгать галереясында күргәзмә ачу тантанасы вакытында була. 22 яшьлек төрек полиция хезмәткәре Мерт Алтынташ, Андрей Карлов үз чыгышын төгәлләгәч, Россия дипломатының аркасына ата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз