Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядәге Тахталы тавы – парапланда очу өчен иң яхшы урын
Мавыктыргыч тур вакытында Торосс таулары белән хозурланырга мөмкин.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Тахталыдаг – Төркиянең Анталья провинциясе Кемер районындагы тау – парапланда очып, онытылмаслык хис-кичерешләр алырга теләгән җирле һәм чит ил туристларының игътибарын җәлеп итүен дәвам итә. Бу хакта Анадолу агентлыгы хәбәр итә.
Тахталыдагтан парапланда очу 45 минут дәвам итә, туристларны профессиональ пилотлар озатып бара.
Шуларның берсе - Бурхан Озансой «Анадолу» агентлыгына хәбәр иткәнчә, диңгез өсте тигезлегеннән 2365 метр биеклектәге Тахталыдаг тавыннан парапланда очышлар 2010 елдан бирле оештырыла.
Аның сүзләренчә, Кемерда спортның бу төре елдан-ел популярлаша бара.
«Башта биредә елына 500гә якын турист парапланда оча иде. Быел спортның бу төренә карата кызыксыну артты. 2017 елда 3 меңгә якын турист парапланда очар дип көтелә. Якын киләчәктә ул Кемердагы иң мавыктыргыч күңел ачулар рәтенә керәчәк», - диде Озансой.
МАНЗАРА
Тахталыда болыт черем итә,
Көн сүрелеп, кичкә авышкач,
Тау салкыны сихри Ак диңгезнең
Кайнар тыны белән кавышкач.
Тахталыда болыт черем итә,
Күк гөмбәзле биек тирмәдә;
Наратларның бөдрә бишегендә
Күләгәсе изрәп тирбәлә.
Тахталыда болыт черем итә,
Тау башында кырын яткандай,
Кояш нурларыннан чакма чагып,
Ләззәтләнеп челем тарткандай.
Тахталыда болыт черем итә,
Ак яллары төшкән салынып...
Тау әкиятен бер күрү дә җитә,
Яшәр өчен мәңге сагынып.
Сания Әхмәтҗанова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз