news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге тагын ике мәдәни объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелде

Исемлек Эрзинджан провинциясендәге тарихи Кемалие шәһәре, шулай ук Мардин провинциясендәге борынгы Мидьятның (Тур Абдин) тирә-ягындагы чиркәү һәм монастырьлар белән тулыланды.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Төркиядәге тагын ике мәдәни объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Башлангыч исемлеген тулыландырды. Хәзер исемлектә аларның саны 85кә җитте.

Исемлеккә Эрзинджан провинциясендәге тарихи Кемалие шәһәре, шулай ук Мардин провинциясендәге борынгы Мидьятның (Тур Абдин) тирә-ягындагы чиркәү һәм монастырьлар кертелде. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Бөек ефәк юлының кәрван юлларында урнашкан тарихи Кемалие шәһәре уникаль табигый ландшафтка ия. Мидьятның тирә-ягындагы Тур Абдин районы исә монастырь архитектурасының борынгы үрнәге булып тора. Биредә христианлыкның башлангыч чорларыннан ук интенсив төзелеш эшчәнлеге алып барылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100