news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядәге милләттәшләребез Татарстан кайгысын уртаклаша

Казандагы очкыч фаҗигасе Төркиядә яшәүче һәркемне тирән кайгыга салды

(Истанбул, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). 17 ноябрь көнне Казан аэропортындагы очкыч казасы Төркия матбугат һәм мәгълүмат чараларында киң урын алды. Төрек медиасы бу вакыйганы халыкка иң әһәмиятле хәбәр итеп җиткерде. Аларның күбесе "Татарстан илбашының улы очкыч казасында һәлак булды” яки Россия Федераль хезмәтенең Татарстан җитәкчесе белән Татарстан президенты малае очкыч фаҗигасенә юлыкты“, - дигән башлык белән бирелде. Төрек халкы вакыйганың һәр яңалыгы белән даими танышып барды. Бу җәһәттән фаҗига турындагы хәбәрләр социаль челтәрләрдә дә киң таралыш алды. Башкалабыздагы очкыч һаләкәте бөтен кешене тетрәндерде. Беркем дә кайгы уртаклашмый калмады. Бу җәһәттән “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгының Төркиядәге хәбәрчесенә телефоннан махсус шалтыратып, Татарстан халкына килгән кара кайгыны уртаклашу теләкләрендә булдылар. Алар арасында төрекләр генә түгел, кырым һәм нугай татарлары да бар. Әлбәттә, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез - казан татарлары да читтә калмады. Бу ачы хәбәрне алар икеләтә тирәннән хис итте, йөрәкләренең һәр күзәнәге аша үткәрделәр.
Игътибарыгызга аларның фаҗига белән бәйле тойгыларын тәкъдим итәбез:
Чулпан Зарипова-Четин (Төркия, Карс шәһәре, Кавказ университеты доценты, шагыйрә): “17 ноябрь көнне Казан аэропортындагы фаҗига нәтиҗәсендә күп кенә гаиләләр иң кадерле кешеләрен - кемдер газиз баласын, кемдер тормыш иптәшен, кемдер якын дустын - югалтты. Мәрхүм булганнарның әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.Әлеге фаҗига бары тик Татарстанда яшәүчеләрнең түгел, аннан еракта гомер итүче татар һәм рус милләтеннән булган барыбызның да күңелен сыкратты, йөрәкләребезне әрнетте. Бу – бөтенебезнең уртак кайгысы. Аллаһы Тәгалә мәрхүмнәрне һәм аларның туганнарын шәфкатеннән, шәфәгатеннән калдырмасын, һәлак булганнарның урынын жәннәттә әйләсен, исән калганнарга сабырлык бирсен”.
Аднан Канра (Истанбул татары, инженер-механик): “Мәмләкәтебез Татарстандагы ачы хәбәр безне авыр кайгыга салды. Очкыч фаҗигасендә вафат булган бөтен кардәшләребез, милләттәшләребезгә олуг Аллаһтан раһмәт һәм гаилә әгъзалары белән якыннарына сабырлык телим. Кайгыгызны ихлас йөрәктән уртаклашам. Аллаһе Тәгалә бүтән мондый кайгылар күрсәтмәсен”.
Әминә Агистова (музыка белгече, Эскишәһир консерваториясе укытучысы): “ Казан авиакатастрофасында һәлак булганнарның исемлеген бөтен тәнем белән калтырап карап утырдым. Алар арасында танышларым, якыннарым юк. Әмма бу миңа иркен сулыш алдырмый. Чөнки анда үлүчеләрнең һәм ул кайгыны яшәүчеләрнең барысы да минем якташларым. Аларның кайгысы минем өчен дә, барыбыз өчен дә уртак. Бу хәсрәт бөтен татарстанлылар, казанлыларның уртак күңел ачысы. Юатырлык сүзләр табып булмый. Бу көенечне, үземнеке кебек кабул итеп, уртаклашам...”
Кюршат Алтай (инженер-механик, “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге рәисе): “Очкыч казасында вафат булган бөтен юлчыларның авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә, рухлары даим шат булсын. Мондый авыр чакта нинди сүзләр әйтсәк тә, алар төссез булып кала, юату кәлимәләре белән генә бакыйлыкка күчкәннәрне кире кайтарып булмый. Әммә тормыш дәвам итә. Шуңа күрә фаҗигада һәлак булганнарның барлык якыннарына Аллаһе Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрерлек җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрергә язмасын. Кешелек дөньясының, Татарстан халкының киләчәге якты булсын”.
Венера Башаран (Истанбул университеты аспиранты): “Төркиядә яшәсәк тә, Казандагы очкыч казасы бөтен гаиләбезне кара кайгыга салды. Милләттәшләребез белән бергә фаҗигагә таручылар һәм аларның якыннары өчен ачы хәсрәт утында янабыз. Бөтен телевидение каналларында “Һаләкәттә Федераль иминлек хезмәтенең Казан бүлекчәсе җитәкчесе үлгән, Татарстан президенты улы вафат булган” дигән хәбәрләр яңгырый, күңелне кап-кара шом били. Ләкин кем үлүенең әһәмияте юк, ул юлчыларның барысы да - кеше. Алар барысы да кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер яраткан тормыш иптәше, кемнеңдер сөекле әтисе, әнисе... Бу каза нәҗтиҗәсендә алар юк булдылар. Кемнәрнеңдер җавапсызлыгы аркасында күпме кешенең гомере өзелде. Шуңа игътибар иттем: юлчыларның күбесе урта яшьтәгеләр һәм гомер язына әле генә кергән яп-яшь кешеләр. Аларга әле җир җимертеп яшисе дә яшисе иде... Ләкин Аллаһе Тәгалә һәр нәрсәне безгә я гыйбрәт итеп, я сынау итеп җибәрә. Шуңа күрә бу фаҗигадән һәркем кирәкле сабакны алса иде. Казазадәләрнең барлык якыннарына түземлек теләп, тасвиры мөмкин булмаган бу авыр кайгыларын бөтен йөрәгем белән уртаклашам. Халкым бүтән мондый казалар кичермәсен ”.
Рушан Бичури (Төркиядә туып –үскән татар активисты, Сингапурда яши): “Татарстан һава юлларының Казанда төшкән очкычында һәлак булган 50 кешенең гаилә һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Бу кара көннәрне үткәреп җибәрерлек көч телим аларга. Киләчәктә мондый фаҗигалар булмасын өчен казаның сәбәпләрен һәр яктан өйрәнү бик мөһим, дип уйлыйм”.
Наҗия Алпай (Истанбулдагы кырым татарлары җәмгыятенең активисты): “Казандагы очкыч казасын ишеткәч, йөрәк урыныннан купкан кебек булды. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын, Ходай аларның бөтен гөнаһларын ярлыкасын, рухларын шат кылсын. Үлүчеләрнең якыннарына сабырлык бирсен. Бөтен татарларның һәм татарстанлыларның башлары сау булсын”.
Фәйзи Канра (Истанбулда яшәүче милләттәшебез, шагыйрь, пенсионер): “Бу каза хәбәре бөтен төркияле татарларны кайгыга төрде. Һәм Татарстан президентына, һәм үлүчеләрнең бөтен якыннарына баш саулыгы телим, сабырлык нияз әйлим. Иннә лиллаһи вә инна иләһи раҗиун”.
Күргәнегезчә, халкыбыз шатлыкта да, кайгыда да бергә. Бердәмлекнең нигезен әнә шулар тәшкил итә дә инде. Моннан соң кара кайгы, авыр хәсрәт туган илебездән, милләтебездән ерак торсын һәм бөек Тукай әйткән нурлы Казан дөнья илләренә, яман хәбәрләр белән түгел, күңелне ачып җибәрә торган матур вакыйгалар белән генә танылсын.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot