Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядәге милләттәшебез Гирай Пултар инновацион-мәгълүмати технология ширкәте беренче урында
Төркиядәге милләттәшебез Гирай Пултар инновацион-мәгълүмати технология ширкәте беренче урында
(Истанбул, 30 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күренекле сәясәтче һәм галим Садри Максудине вә аның оныгы, Бөтендөнья татарлар лигасы рәисе, галимә Гөнүл Пултарны татар зыялылары арасында белмәүчеләр, мөгаен, юктыр. Ләкин Гөнүл ханымның балалары турында киң мәгълүматкә ия булган кеше дә сирәктер. Гөнүл Пултар - фән һәм җәмәгать эшлеклесе булу өстенә, өч бала анасы да. Ул тормыш иптәше Мостафа бәй белән бер кыз, ике малай тәрбияләп үстергән. Җәмгыять мәсьәләләре белән кайнап торган тормышында зур уңышларга ирешкән ананың балалары, бәлки иң гүзәл “әсәрләре”дер диясе килә. Өчесен дә иң яхшы белем йортларында укытканнар, югары әхлак нигезендә тәрбияләгәннәр. Бүген инде алар тормышта үз сукмакларын табып, дәрәҗәле урыннарда җитәкче вазыйфаларында хезмәт куялар.
Әле күптән түгел генә Гөнүл һәм Мостафа Пултарларның өлкән уллары Гирай җитәкчелек итә торган “Parkyeri А.” инновацион-мәгълүмати технология ширкәте, “Deloitte Teknoloji Fast 50” исемлегенә керү бәхетенә ирешкән 50 корылыш арасында беренче урынны яулады.
Мәркәзе АКШта булган, Төркиядә салым, җитәкчелек хезмәте, оешмаларны финанслау, корылышларның сәясәтен яклау буенча хезмәт бирә торган “Deloitte” фирмасы Төркиянең Инновация берлеге, Инновация сәнәгате берлеге, Инновация фонды, Электроника сәнәгате берлеге, Техногогияне үстерү фонды, Инвестицион-венчур фонды кебек алга киткән корылышлар белән “Deloitte Teknoloji Fast 50” программасын башлатып җибәргән иде. “Deloitte” ширкәте әлеге программаны 1995 елдан алып бүгенгәчә 30 илдә гамәлгә куйган. Хәзерге вакытта фирма дөньяның иң алга киткән 500 инновацион-мәгълүмати технология корылышларын ачыкларга ниятли.

“Deloitte Teknoloji Fast 50” программасына катнашуның махсус шартлары бар. Беренчедән, корылыш үз табышын үстерүгә ярдәм иткән технологик ачышның лицензиясенә ия булырга тиеш. Икенчедән, ул корылышның 2002 елда кимендә - 50 000 евро, ә 2006 елда кимендә 800 000 евро күләмендәге табышка ирешкән булган.
Төркиядә оештырылган “Deloitte Teknoloji Fast 50” программасына катнашып, беренче урынны яулаган “Parkyeri А.” корылышының барлыкка килү тарихы бик кызыклы. Милләттәшебез Гирай Пултар үзенең иптәшләре белән “Superonline” фирмасында электроник сәүдә сайты проектын эшләтеп җибәргән була. Ләкин “Superonline” җитәкчеләре, бу эшне файдасыз дип, проектны туктатырга карар бирәләр. Әмма инновацион технологиянең көчле белгече Гирай проектның киләчәген өметле күрә, тукталып калмый, 4 иптәше белән бергә банктан кредитка 20 000 АКШ доллары акча алып проектның исем хокукын сатып ала. Шулай итеп, әле 25 яшьләре дә тулмаган 5 егет уртак ширкәт коралар. Җитәкчесе итеп Гирай Пултарны билгелиләр. “Parkyeri” ширкәте югары технология белән барлык платформаларда мобиль мөмкинлекләр тәкъдим итә. Маркетинг һәм таныту нигезенә корылган хезмәтләре арасында электроник сәүдә, кәрәзле телефоннан телевизор карау, мобиль хәбәрләшү кебек чараларның ныклы технологик фундаментлары бар. Истанбулда - 3, Чәшмә шәһәрендә 1 офис эшләтәләр. Дубаи һәм Украина белән хезмәттәшлек итәләр, анда да берәр офис ачканнар. Хәзер АКШ һәм Голландиядән килгән уртак тәкъдимнәрне тикшерәләр.
Гирай һәм уртак ширкәт капиталының 10 процентын технологияне үстерү эшенә аерып, яңадан-яңа үрләр яуларга исәплиләр.
“Parkyeri А.” 5 ел эчендә 3 мең 432 процентка үсеп, Төркиянең технология секторында соңгы 5 ел эчендә кызу темп белән иң зур үсеш яулаган ширкәт буларак “Deloitte Teknoloji Fast 50” программасының беренчесе булды. Бу олы вакыйга Төркиянең алдынгы матбугат чараларында киң яктыртылды.
Кем белә, бәлки милләтәшебез Гирай Пултар җитәкчелегендәге ширкәт, дөньяның иң алдынгы 500 технология фирмалары арасына кереп, татар халкын тагын бер кат горурландырыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз