news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге конференциядә татарның «милләт аналары» турында сөйләгәннәр

Галимә Роза Корбан «Татар хатын-кызлары» чыгышында Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Фатиха Аитова хакында мәгълүмат биргән.

Төркиядәге конференциядә татарның «милләт аналары» турында сөйләгәннәр
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Халыкара хатын-кыз хокукларын яклау көне уңаеннан «Төрки хатын-кызларының мөмкинчелекләре һәм көнүзәк проблемалары» дип аталган халыкара конференция узган. Очрашуда Анкарада яшәүче милләттәшебез, филолог Роза Корбан «Татар хатын-кызлары» исемле чыгышында «милләт аналары» турында сөйләгән.

«Чараның оештыручысы һәм алып баручысы — Швециядәге „Зыялылыр учагы“ җәмгыятенең әгъзасы, математика фәннәре докторы Сәгадәт Кәрими. Конференциядә татар хатын-кызлары да игътибарсыз калмады. Милләттәшебез Роза Корбан чыгышында хатын-кызлар гаиләнең, милләтнең, илнең һәм дөньяның терәге булуын ассызыклады», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, Роза Корбан Казан ханбикәсе, ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызы булган Сөембикә, татар хатын-кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә Мөхлисә Бубый, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, 1907 елда татар кызлары өчен дөньяви белем бирү йортын ачкан хатын-кыз Фатиха Аитова, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе Зөһрә Акчурина турында сөйләгән.

Өч ярым сәгать дәвам иткән чарада Франция, Германия, Швеция, Азәрбайҗан, Иран, Төркиядән катнашучылар булган. «Конференциядә язучылар, шагыйрәләр, журналистлар, җәмгыять җитәкчеләре, хокукчылар — барлыгы унтугыз кеше чыгыш ясады. Мәсәлән, Франциядән доктор Жалә Табризи — Франция хатын-кызлар берлегенең шәрәфле әгъзасы, „Төрки хатын- кызлары федерациясе“ җитәкчесе доктор Тюлин Уйгур һ.б», — диде ул.

«Алдагы көннәрдә төрки дөнья хатын-кызлары белән бәйле мәгълүмат алу, карарлар чыгару, киләчәк белән бәйле эшләрне планлаштыру өчен белдерү чыгарылачак», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100