news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге Коксаки вирусы белән бәйле вәзгыятькә бәя бирелде

Төркиягә турлар сату туроператорларитарафыннан гадәти режимда тормышка ашырыла, чартер һәм даими рейслар үзгәрешсез башкарыла.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзор һәм Ростуризм сайтларында бастырылган киңәшләр белән бәйле рәвештә туристларның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, Россия туроператорлары ассоциациясенең хокукый хезмәте Төркиядәге Коксаки вирусына кагылышлы вәзгыятькә бәя бирде.

"Хәзерге вакытта Роспотребнадзор хәбәрендә туристларга Төркия Республикасы территориясенә керү һәм анда булу буенча бернинди киңәшләр юк, бары тик туристларга һәм туроператорларга Төркиягә бару килешүен өзгәндә ни рәвешле эш итәргә кирәклеге турында искәрмәләр генә бирелә", - дип хәбәр ителә ассоциация сайтында.

Россия туроператорлары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Ростуризм киңәшләре дә мәгълүмати сыйфат кына йөртә һәм шулай ук федераль дәүләт хакимияте органнары карары булып тормый.

"Федераль башкарма хакимият органнарының рәсми хәбәрләрендә Төркия Республикасына туристлык продуктын формалаштыруны һәм сатуны тыю буенча киңәшләр юк", - дип билгелиләр ведомствода.

Шулай ук кайбер мәгълүмат чаралары дөрес булмаган хәбәрләр тарата дип кисәтә Россия туроператорлары ассоциациясе. Анталья курортларында Россия гражданннары сәламәтлегенә янаган куркыныч турындагы мәгълүматтан соң, Төркиягә чартерлар туктатылырга мөмкин дигән сүзләр таралды.

Хәзерге вакытта Төркиягә турлар сату туроператорлар һәм туристлык агентлыклары тарафыннан гадәти режимда тормышка ашырыла, чартер һәм даими рейслар үзгәрешләрсез башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100