Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядәге интернат-мәктәптә 11 кыз бала янып үлгән - видео
Адана шәһәрендә чыккан янгында тагын бер хатын-кыз – бина коменданты да үлгән.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Төркиянең көньягындагы Адана шәһәренең өч катлы интернат-мәктәбендә белем алучы 34 баланың унбере һәм комендант янгында һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә.
Янгында 22 кеше зыян күргән. Агач корылманы янгын тиз ялмап алган. Янгын баскычына чыгу юлы бикле булганлыктан балалар тәрәзәдән сикергән. Янгын белән көрәш өч сәгать барган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәпчесе – электр чыбыкларының төзек булмавы һәм ул кыска ялганышка китергән. Төркия полициясе янгынга бәйле рәвештә алты кешене тоткарлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз