news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге фәнни журнал татар халык авыз иҗаты турында мәкалә бастырды

Галим Мостафа Өнәр татар халкында мәгарифнең дөньявилыгын үстерүдә халык авыз иҗатының әһәмиятен аңлата.

(Истанбул, 15 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Мотив” фәнни журналының декабрь санында татар халык авыз иҗатына кагылышлы хезмәтләр һәм шул юнәлештә эшләгән галимнәр турында фәнни мәкалә дөнья күрде. “Татар халкында милли кемлек һәм халык авыз иҗаты” дип исемләнгән хезмәтнең авторы – төрек-татар дөньясында танылган галим, Әгәй университеты төрек теле һәм әдәбияты бүлеге профессоры, татар кияве Мостафа Өнәр.

Автор мәкаләсендә халык авыз иҗатының милли мәдәниятнең нигезен тәшкил итүен белдереп, татарларда бу тармакка фәнни күзлектән карау җәдитчелек һәм мәгърифәтчелек агымнары нәтиҗәсендә XIX гасырга туры килүен язган. Татар халкында мәгарифнең дөньявилыгын үстерүдә халык авыз иҗатының әһәмиятенә басым ясаган.

Ул халык авыз иҗатын беренче булып Каюм Насыйринең өйрәнә башлавын әйткән. Аның “Кырык бакча”, “Ләһчә-и татари” кебек хезмәтләрен анализлап, Каюм Насыйрине татар халкының бөек мәгърифәтчесе дип бәяләгән. К.Насыйринең халык авыз иҗатын, фольклорны системалы өйрәнергә кирәклеген искәрткән беренче татар галиме булуын ассызыклаган.

Мәкаләдә Габдулла Тукайның да халык җырларын, әкиятләрен җыеп баруын, “Халык әдәбияты” дигән темага чыгыш ясавын һәм китап бастыруын бәян иткән, шагыйрьнең иҗатыннан үрнәкләр китереп, кайбер шигырь һәм әкиятләрен халык авыз иҗатыннан илһамланып язганын белдергән.

Журналны “Мотив” милли фольклорны өйрәнү һәм өйрәтү фонды өч айга бер тапкыр чыгара. Анда төрек һәм инглиз телләрендә антропология, этнология, диннәр тарихы, халык авыз иҗаты, фольклор, әдәбият һ.б. фәнни мәкаләләр басыла. “Мотив” журналының Белоруссия, Косово, Латвия, Украина, Польша, Россия кебек 6 илдә вәкиллегебар. Россиядәге вәкиллеген филология фәннәре докторы Әлфинә Сибгатуллина җитәкли. 

Гыйльми басманың 117 кешелек фәнни һәм консультатив советында татар галимнәре: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, профессор Илсөяр Закирова һәм РФ Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, профессор Әлфинә Сибгатуллина да бар. Галим Мостафа Өнәр дә әлеге совет әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100