Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядәге Акыш гаиләсенең соңгы әгъзасы булган Сәйдә ханым Анкарадагы зиратка җирләнде
Сәйдә Акыш 1923 елда Латифә һәм Хөсәметдин Акыш гаиләсендә Кытайдагы Хайлар шәһәрендә дөньяга килгән.
(17 декабрь, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Күренекле татар журналисты, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татарлар лигасын коручы һәм аның беренче рәисе Гали Акышның бертуган сеңелесе Сәйдә Акыш 96нчы яшендә вафат булды.
Мәрхүмә Төркия башкаласының Әмәк мәчетендә җеназа намазы укылганнан соң Җәбәҗи Асри зиратына бүген җирләнде. Бу турыда “Татар-информ”ның үз хәбәрчесенә Анкара университеты докторанты, Татарстан егете Ильяс Мифтахов хәбәр итте.
Сәйдә Акыш 1923 елда Латифә һәм Хөсәметдин Акыш гаиләсендә Кытайдагы Хайлар шәһәрендә дөньяга килгән. Нәсел тамырлары Пенза якларына барып тоташа. Башлангыч белемне - Хайлардагы татар мәктәбендә, урта белемне Харбиндагы рус гимназиясендә алган.
Төркиягә күченеп килгәч, озак еллар Хаҗәттәпә университеты китапханәсендә эшли. Аннары Төркиянең бердәм дәүләт имтиханнарын оештыручы корылышта хезмәт куя һәм шуннан лаеклы ялга китә.
Сәйдә Акыш абыйсы Али Акышның иң якын ярдәмчесе, киңәшчесе буларак беленә. Анкарадагы барлык татар студентларын өендә киң күңеллелек белән кунак итүе билгеле.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел 26 апрельдә, Төркиягә сәфәре кысаларында Анкара татарлары белән очрашканда, Сәйдә Акышка рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләр тапшырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз