news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Гаяз Исхакыйның хикәяләре тәрҗемә ителде

Чулпан Зариф-Четин төрекләргә татар әдәбиятын Гаяз Исхакый әсәрләре аша танытырга теләп, олуг әдипнең иң танылган хикәяләрен тәрҗемә иткән

(Истанбул, 22 гыйнвар, “Татар-информ, Рушания Алтай). Татар әдәбиятының классик язучысы Гаяз Исхакый гомеренең шактый өлешен Төркиядә уздыруына карамастан, әсәрләре озак еллар төрекчәгә тәрҗемә ителмәгән иде. Шулай булса да, 1990нчы елларда Өтүкән нәшрияты аның “Өйгә таба”әсәрен төрекчәгә әйләндереп, әдәбият сөючеләр игътибарына тәкъдим итте һәм ул төрек мәгариф министрлыгы тарафыннан лицейларның әдәбият программасына да кертелде.
Соңгы елларда исә Гаяз Исхакыйның иҗатын, тормышын җентекләп өйрәнүче галимнәр саны ишәю белән бергә, аның әсәрләрен төрекчә уку мөмкинлеге дә арта тора. 2003 елда әдипнең тууына 125 ел тулу җәһәтеннән “Сөннәтче бабай” әсәре рус, инглиз һәм төрек телләрендә дөнья күргән иде. Әле күптән түгел генә Мугла университетының Хәзерге заман төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге галимәсе, милләттәшебез Чулпан Зарипова-Четин Исхакыйның 6 әсәрен төрекчәгә тәрҗемә кылып, китап итеп бастырды. “Гаяз Исхакый. Хикәяләр (сайланма әсәрләр)” дип аталган бу басма Мугла университеты нәшриятында чыккан. Анда олуг әдипнең ”Көтелгән бикәч”, “Остазбикә”, “Кәҗүл читек”, “Кияү”, “Елак Хәйрулла” дигән хикәяләре урын алган. Китап “Сөннәтче бабай” әсәре белән башланып китә. Аны да Чулпан Зарипова-Четин үзе тәрҗемә иткән. Китапның редакторы – шул ук уку йорты галиме Хаяти Йылмаз.
181 битлек китапның тышлыгына рәссам А.К Сәйфетдиновның “Татар килене” дигән милли үзенчәлекле картинасы төшерелгән.
Мугла университетында төрки халыклар әдәбияты дәресләре бирүче галимә буларак, автор татар халкының тормыш-көнкүрешен, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, проблемаларын яктыртучы әсәрләргә тукталган. Ә боларның барысы да Гаяз Исхакый иҗатында ачык чагыла. Аның әйтүенчә, татар әдәбиятын аңлатканда студентларга: “Менә шул әсәрне укыгыз”, - дип әйтерлек төрекчә әсәрләрнең булмавы җанга тигән. Чулпан ханым Исхакый хикәяләрен әлеге мәсьәләне җиңеләйтү өчен һәм әдәбиятыбызны аңга сеңдерерлек итеп таныту максатлы тәрҗемә иткән. Киләчәктә дә Четин тарафыннан әле тагын бик күп татар әдәби әсәрләре тәрҗемә ителер кебек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100