news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Гаяз Исхакыйның беренче мәртәбә тәрҗемә әсәре басылды

Гаяз Исхакый Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы” әсәрен тәрҗемә итәргә алынган булган, ләкин аны тәмамларга гомере җитмәгән. Үлеменнән 55 ел узгач, әлеге хезмәте Төрек тарих корылышы тарафыннан нәшер ителде

(Истанбул, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Гомеренең соңгы елларын моһаҗирлектә үткәргән татар әдәбиятының олуг әдибе Гаяз Исхакый язучы, сәясәтче һәм иҗтимагый эшлекле буларак танылган булса, бүген ул каршыбызга тәрҗемәче буларак чыга. Әле шушы көннәрдә генә Төркиянең Төрек тарих корылышы (Татарстанның тел, әдәбият һәм тарих институтына тиң оешма) Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы” әсәрен китап итеп бастырып чыгарды. Аны русчадан төрекчәгә Гаяз Исхакый тәрҗемә иткән булган. Ләкин эшкәртелеп бетмәгәнлектән, бу хезмәт укучыларга ирешмичә, еллар буе Төрек тарих корылышы архивында сакланган. Аны бүген көн яктысына корылыш җитәкчесе профессор Али Биринҗинең тәкъдиме белән милләттәшебез, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Камалов чыгарган. Исхакыйның тәрҗемәсен нәшер итүгә хәзерләүче буларак, ул кереш сүзендә әсәрнең әһәмиятенә басым ясаган, авторы Михаил Худяков һәм тәрҗемәчесе Гаяз Исхакый турында киңкырлы мәгълүмат биргән. Шулай ук укучыларга күзаллау өчен Казан шәһәренең бүгенге һәм тарихи фотокүренешләрен дә өстәгән.
Гаяз Исхакыйның бу хезмәтне ничәнче елларда тәрҗемә иткәнлеге билгесез, ләкин 1950-1960 еллары арасында Төркия тарих корылышының төрки халыклар белән бәйле егермеләп русча чыганакны төрекчәгә тәрҗемә иттереп, киң катлам укучылар игътибарына тәкъдим иткәнлеге билгеле. Шуларның берсен - руслар белән кырым татарлары арасындагы мөнәсәбәт турындагы русча әсәрне бүгенге Топкапы сарайлары гомуммөдире, тарих галиме, кырым татары милләттәшебез Илбәр Ортайлының мәрхүм әтисе Кемаль Ортайлы тәрҗемә иткән. Ул 1965 елда китап буларак басылып чыккан.
Гаяз Исхакый тәрҗемәсенең исә эшкәртелеп бетмәгәнлеге аңа вакытсыз килгән үлемнең бу хезмәтне төгәлләргә ирек бирмәгәнлеген аңлата. Димәк, мәрхүм язучы тәрҗемә эшенә гомеренең соңгы елларында ягъни 1953-1954 елларда алынган булган, дип фараз итәргә җирлек бар. Гонорары түләнгән булуына карамастан, әдибебез хәтта кереш сүз язарга да өлгермәгән. Вакыты булса, ул һичшиксез әсәр турында үзенең фикерләрен җиткерми калмас иде. Бит Исхакый тәрҗемә иткәндә Худяковның кайбер җөмләләре каршысына үз аңлатмаларын язып барган. Ильяс Камалов исә ул аңлатмаларны җәя эчендә биргән, олырак күләмлеләрен битләрнең аскы өлешләренә урнаштырган. Чөнки тәрҗемәченең фикерләре әлеге әсәрне баетып, тулыландырып җибәргән. Гаяз Исхакый яшәгән чордагы төрек теленең үзенчәлекләрен дә саклап калырга тырышкан ул. Татар әдибенә ихтирам йөзеннән 1950 елларда кулланылган төрекчә сүзләрне бүгенгесенә алмаштырмаган. Бары тик тәрҗемә ителми калган урыннарны тәмамлап, кечкенә төзәтүләр генә керткән. Кыскасы, Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы” бүгенге төрек укучыларына Гаяз Исхакый теле һәм алымы белән барып иреште. Эммиграциядә яшәгән чорында исемен телгә алырга да мөмкин булмаган классик язучыбызның бу көнгә чаклы беленми калган әлеге хезмәте сенсациягә тиң вакыйга, дип бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100