news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Габдерәшит Ибраһимның автобиографик китабы төрекчә басылды

Әсәрне тәрҗемә итеп, нәшриятка төрек галиме Исмәгыйл Түркоглу әзерләгән.

(Истанбул, 10 декабрь, “Татар-Информ”, Рушания Алтай). XX гасырның танылган дин белгечләренең берсе, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, себер татарларының күренекле вәкиле Габдерәшит Ибраһимның Төркиядә автобиографик китабы басылды. Әсәр “Тәрҗемә-и хәлем яки башымнан узганнар” дип атала.

Китапны нәшриятка Мимар Синан исемендәге университет галиме Исмәгыйл Түркоглу әзерләгән. Кереш сүзне дә үзе язган.188 битлек китап “Mac Medya” нәшриятында басылган.

Габдерәшит Ибраһим үзе исән вакытта “Тәрҗемә-и хәлем” әсәренең бер өлешен генә бастыра алган. Исмәгыйл Түркоглу әйтүенчә, аның кайчан бастырылуы билгесез, 1905 еллардан соң нәшер ителгән булуы ихтималы бар.

Төрек галимнәре Габдерәшит Ибраһимның хезмәтләре белән якыннан кызыксыналар. Профессор Али Мәртхан Дүндар Г.Ибраһим автобиографиясенең төрекчә бастырылуы кирәклегенә басым ясап, Исмәгыйл Түркоглуннан бу эшне башкарып чыгуны үтенә. Галим И.Түркоглу әсәрнең өлешләрен җентекләп җыя, төрекчәгә тәрҗемә итә. 

Габдерәшит Ибраһимов, үзе себер татары булганлыктан, тәрҗемә-и хәлен себер татарларының тарихын аңлатудан башлап җибәргән. Үзенең нәсел тамырлары турында киң мәгълүмат биргән. Әсәрдә авторның Төркиягә, аннан Мәккә, Мәдинә якларына барып җитүе тасвирлана. Гарәп туфракларында белем алу еллары, хаҗ кыларга килгән татарлар белән бәйле вакыйгалар бәян ителә. Китап ул чорның тарихын шактый анык күзалларга ярдәм итә.

Төрек галимнәре бу әсәрнең тарихчылар өчен зур әһәмияткә ия булуын белдерәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot