Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Фатих Кәрими әсәрләреннән төзелгән «Аннан-моннан» китабы төрек телендә чыкты
Төрек галиме Җиһан Чакмак тәрҗемә иткән хикәя һәм мәкаләләр җыентыгы мең данә тираж белән Евразия язучылар берлеге нәшриятында дөнья күрде.
(Истанбул, 15 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күренекле язучы, журналист Фатих Кәриминең «Аннан-моннан» дип аталган әсәрләр җыентыгы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Китап әле бу көннәрдә генә типографиядә басылган, тиздән сатуга чыгачак. Бу хакта Евразия язучылар берлеге Якуп Өмәроглу хәбәр итә.
Китап Фатих Кәриминең тууына 150 ел тулу уңаеннан Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында басылган. Җыентыкны Җәлал Баяр университеты әдәбият галиме Җиһан Чакмак тәрҗемә иткән.
74 битлек китапта Фатих Кәриминең «Шәркый Рус» гәҗитендә «Каләм» кушаматы белән «Аннан-моннан» сәхифәсендә бастырган публицистик язмалары һәм «Бәхетле кыз» хикәясе тәкъдим ителгән.
Фатих Кәрими бу мәкаләләрен «Аннан-моннан» исеме белән 1907 елда китап итеп бастырып чыгарган. Төрек галиме Җиһан Чакмак гарәп имлясы белән нәшер ителгән әлеге басмадан тәрҗемә иткән. Төрекчә басылган китапта Фатих Кәриминең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Әлеге басмада Фатих Кәриминең үзе бастырган «Аннан-моннан» китабының рәсемнәре дә урын алган.
«„Аннан-моннан“ китабына кергән язмалар Фатих Кәриминең фикер дөньясын күзалларга һәм XIX–XX гасыр татар җәмгыятен мәдәни, фәнни һәм социологик аспектлар ягыннан аңларга ярдәм итә. Автор мәкаләләрендә җәмгыятьтәге проблемаларны күрсәтеп кенә калдырмый, аларны чишү юлларын да тәкъдим итә», — дип язган Җиһан Чакмак кереш сүз өлешендә. Җыентыкны нәшриятка галим үзе әзерләгән.
«Аннан-моннан» китабы мең данә тираж белән басылган. Газиәнтәп шәһәрендә яшәүче төрек теле һәм әдәбияты укытучысы Огузхан Сайгылы китапны таныту мәкаләсе язган. Ул Фатих Кәримине социологка тиңләгән, халкын мәгърифәткә өндәүче алдынгы карашлы шәхес итеп тасвирлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз