news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә фәнни симпозиумның Габдулла Тукай секциясендә Татарстан гимны яңгырады

Ататөрек исемендәге университет галиме Фатих Экиҗи Татарстан дәүләт гимнына фәнни анализ ясады.

Төркиядә фәнни симпозиумның Габдулла Тукай секциясендә Татарстан гимны яңгырады
Рушания Алтай

(Истанбул, 18 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Ататөрек исемендәге университет оештырган «Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» халыкара фәнни симпозиумында шул ук уку йорты галиме Фатих Экиҗи «Татарстан Республикасы дәүләт гимны» дигән доклад белән чыкты.

Төрек галиме җыенның Габдулла Тукай исемендәге секциясендә Татарстан дәүләт гимнының кайчан, ничек кабул ителүе турында сөйләде, гимнның сүзләренә бәйле тикшеренүләрен ачыклады.

Фатих Экиҗи күп милләтле Татарстан гимнының баштагы елларда ни өчен музыкадан гына гыйбарәт булуын, ни өчен текстының соңрак кабул ителүен аңлатып үтте, гимнның музыкасы һәм сүзләре авторлары Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимеров хакында киң мәгълүмат бирде.

Гимн сүзләре өчен Татарстанда игълан ителгән бәйгене искә алды, Рамазан Байтимеров шигыренең Гәрәй Рәхим тарафыннан төзәтелеп, 50 вариант арасыннан берсенең сайлап алынуы турында сөйләде. Гимнның эчтәлеген шәрехләде, сүзләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, симпозиумга катнашучыларга гимнны тыңлатты. 

«Хөр халыкның гына гимны була. Татарлар гомер бакый хөрлеккә омтылган. 1993 елның 14 июлендә — музыкасы, 2013 елның 21 февралендә тексты Татарстан парламенты тарафыннан кабул ителгән гимн — хөрлек чагылышы. Аның гимн булыр өчен кирәкле бөтен критерийлары халыкара стандартларга туры килә.

Татар халкының ХХгасырдан бирле дөньякүләм билгеле тагын бер гимны бар. Ул — Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел». Татарлар, җир шарының кайсы гына почмагында яшәмәсеннәр, җыелышларында, кичәләрендә, бәйрәмнәрендә "Туган тел"не җырламый калмыйлар», — дип сөйләде төрек галиме.

Фатих Экинҗи Татарстан дәүләт гимнына анализ ясаганда татар халкы һәм Татарстан тарихы белән дә таныштырып үтте. Гимнның дәүләт символларының берсе булуын билгеләп, бу хактагы кануннар белән таныштырды. Татарстан дәүләт байрагы, гербы турында да сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100