news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә Эгей диңгезе яр буенда җир тетрәүдә 120 кеше зыян күргән

Табигать казасы китереп чыгарган көчле булмаган цунами вакытында Мармарис курортының кайбер отельләрен су баскан.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Төркия диңгез яр буенда җир тетрәү вакытында ике кеше үлгән, 120 кеше зыян күргән. Җир тетерәү дәрәҗәсе 6, 7 магнитуданы тәшкил иткән. Бу хакта Еврова Урта диңгез сейсмологик үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

Билгеле булган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү Мугла провинциясендәге Бодрум курортыннан - 12 км көньяккарак, Грециядәге Кос утравының 16 нчы километрында һәм Родос утравының 90 нчы километрында булган. Җир тетрәү 10 км тирәнлектә башланган.

Төркия провинциясенә артык җитди зыян килмәгән, әмма Бодрум хастаханәсенә 70 ләп кеше мөрәҗәгать иткән.
Җир тетрәү нәтиҗәсендә Мугла провинциясенең кайбер урыннарында электр белән тәэмин итү өзелгән, йорт диварларында ярыклар барлыкка килгән. 
Кайбер мәгълүматлар буенча, Мармарис шәһәре яр буе отельләренең кайберләрен су баскан.

Россиянең Төркиядәге баш вәкиллегенә сылтама белән «РИА Новости» агентстлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot