Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә диңгез ярында үле килеш табылган качак-малайга багышланган фильм дөнья күрде
Фильмның төп максаты - гаепсез һәлак булган баланың, аның абыйсы Галипның һәм әнисе Рианнаның, исән калган әтисенең фаҗигасен мәңгеләштерү
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Кырымның атказанган рәссамы, ком анимациясе остасы Ксения Симонова Айлан Курди истәлегенә "Ангел на берегу" анимацион фильмын иҗат иткән. Айлан Курди - өч яшьлек качак-малае, ул гаиләсе белән Урта диңгезне кичәргә омтылганда һәлак булган, дип хәбәр итә рәссамның матбугат хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Төркиянең Бодрум шәһәре янында яр буена чыгарылган малайның үле гәүдәсе фотоларын күп массакүләм мәгълүмат чаралары бастырды, алар җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте.
"Комлы анимация" жанрындагы фильм Италия композиторы Джузеппе Морганте һәм ProQuiQuortett квартетының "Come, Aylan" музыкасына салынган, бу музыкаль әсәр дә 2015 елның 2 сентябрендә һәлак булган Айлан Курди истәлегенә иҗат ителгән иде.
"Фильмның төп максаты - гаепсез һәлак булган баланың, аның абыйсы Галипның һәм әнисе Рианнаның, исән калган әтисенең фаҗигасен мәңгеләштерү, шулай ук, аңга килеп, дөньяга сәясәткә башка күзлектән карарга чакыру", - дип билгеләп үткән рәссам.
Кырым рәссамы һәм Италия композиторы Сириядә сугыш бетәр һәм балалар үлеме тукталыр дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз