news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Деребашидагы куркыныч серпантин танылган туристлык юнәлешләренең берсе булачак

Таулар аша үтә торган әлеге юл Төркиянең көнчыгышындагы кайбер районнарны Россия гаскәрләре басып алган вакытта – 1914 елда төзелә.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Төркиянең төньяк-көнчыгышындагы бөтен дөньяга билгеле Деребаши серпантины (аны еш кына дөньядагы иң куркыныч юл дип атыйлар) тиздән популяр туристлык юнәлешләренең берсе булачак. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Аның кайбер участоклары Боливиядәге «Үлем юлы»ннан да куркынычрак. Таулар аша үтә торган әлеге юл Төркиянең көнчыгышындагы кайбер районнарны Россия гаскәрләре басып алган вакытта – 1914 елда төзелә.

Трабзон провинциясенең Мәдәният һәм туризм идарәсе башлыгы Али Айвазоглу агентлыкка хәбәр иткәнчә, D915 юлыннан (Деребаши шуның бер өлеше булып тора) бару елның теләсә кайсы вакытында куркыныч. «Без төбәктә туристик инфраструктура булдыру юнәлешендә эш алып барабыз, серпантин буенча туристик сәфәрләр оештырырга әзерләнәбез», - диде Айвазоглу. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100