Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Дәрдмәнд белән Фатих Кәриминең уртак эшчәнлеге хакында мәкалә басылды
Мәкалә «Татар җәмгыятенең заманчалашуында Мөхәммәтзакир Рәмиев һәм Фатих Кәриминең роле» дип атала.
(Истанбул, 28 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядәге Фырат университетының «Гуманитар фәннәр» гыйльми җурналында шагыйрь Дәрдмәнд һәм журналист Фатих Кәриминең татар җәмгыятен күтәрүдәге уртак хезмәтләре турында фәнни мәкалә дөнья күрде.
«Татар җәмгыятенең заманчалашуында Мөхәммәтзакир Рәмиев һәм Фатих Кәриминең роле» дип аталган әсәрнең авторы — Маниса шәһәрендәге Җәлал Баяр университеты галиме Җиһан Чакмак. Ул Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм Фатих Кәриминең үзләре яшәгән чор татар җәмгыятендә яңача фикерләүнең алдынгы вәкилләре булуын белдергән һәм хезмәтендә бу ике шәхеснең эшчәнлеген вакытлы татар матбугаты һәм җәдитчелек нигезендә тикшергән.
Галим Мөхәммәтзакир Рәмиевнең дә, Фатих Кәриминең дә тормыш юлларын, дөньяга карашларын, омтылышларын, интеллектуаль эшчәнлекләрен анализлаган. Икесенең дә татар халкын агарту, мәгърифәтен үстерүдә җәдитчелек агымына әһәмият бирүләрен һәм әлеге идеяның киң халык катламына тәэсир итүендә матбугатның зур роль уйнаганына ышануларын ассызыклаган.
Җиһан Чакмак мәкаләсенең зур өлешендә Дәрдмәндне эшмәкәр, меценат, шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак каләмгә алган. Интеллектуаль шәхес буларак аның, мәдәнияткә, сәнгатькә, әдәбиятка карашын фәнни күзлектән тикшергән.
«Дәрдмәнд көнчыгыш һәм көнбатыш әдәбиятын өйрәнә, традицион татар поэзиясен рус әдәбиятыныкы белән синтезлый һәм татар әдәбиятын уникаль әдәби стиль белән баета. Аның әсәрләре зур күләмле булмаса да, фәлсәфи һәм эстетик яктан әдәбият тәнкыйтьчеләренең игътибарын җәлеп итә», — ди әдәбият галиме Җиһан Чакмак.
Автор мәкаләсенең аерым бүлегендә Дәрдмәнд белән Фатих Кәрими арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан. Фатих Кәримине Рәмиевләр гаиләсенә үткен каләме, җәдитчелек агымын үз итүе һәм күп телләр белүе якынайтуын белдергән, Мөхәммәтшакирның Европа сәяхәтенә Фатих Кәримине юлдаш итеп алуына басым ясаган.
«Фатих Кәриминең Дәрдмәнд белән мөнәсәбәте матбугат һәм мәгариф эшчәнлеге тирәсендә формалашкан. Моннан тыш, Кәриминең сеңелесе Закира Шәрәф әйтүенчә, Фатих Кәрими Мөхәммәтшакир Рәмиевның өч баласына шәхси дәресләр биргән. Рәмиевләр чыгарырга ниятләгән газеталарын «Вакыт» дип атыйлар һәм аны бары тик интеллект дәрәҗәсе югары, укымышлы, көчле каләм иясе Фатих Кәримигә генә ышанып тапшыралар. Рәмиевләр, бигрәк тә Дәрдмәнд, Фатих Кәриминең җәдитчелек өлкәсендәге эшчәнлегенә зур йогынты ясый", — дип язган төрек галиме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз