news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә дөньяның иң озын асылмалы күпере файдалануга тапшырылды

Дарданель бугазы аша салынган «1915 Чанаккалә» күперенең озынлыгы — 4 608 метр.

(Истанбул, 20 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә дөньяның иң озын асылмалы күпере файдалануга тапшырылды. Ул «1915 Чанаккалә» дип атала. Аны ачу тантанасы дәүләт президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашында үтте.

Әлеге күпер Дарданель бугазы аша салынган. Аның киңлеге — 45,06, тулаем озынлыгы 4 608 метр тәшкил итә. Үзәк ара ягъни күпернең судагы аяклары арасы озынлыгы — 2023 метр. Ул Япониянең Акаси-Кайкё күпереннән дә озынрак булып, дөньяның иң озын асылмалы күпере статусына ия.

Төркия президенты әйтүенчә, күпернең исеме 1915 елда Чанаккалә сугышында төрекләрнең бөек җиңүгә ирешүләрен ишарәли, күпер аяклары арасының 2023 метр булуы Төркия корылуына 2023 елда 100 ел тулуын аңлата. Күпер манаралары биеклегенең 318 метр булуы өченче айның 18 нче көнен — Чанаккалә сугышы шәһитләрен искә алу датасын чагылдыра. Шунлыктан күперне ачу тантанасын үткәрү 18 мартка билгеләнгән.

«Моннан 140 ел элек Госманлы империясе солтаны Габделхәмит Дарданель бугазы аша күпер салырга җыенган. Ул эскизларын әзерләгән, хәтта әзерлек эшләрен дә башлатып җибәргән. Әмма бер-бер артлы чыккан сугышлар аңа ниятен тормышка ашырырга ирек бирмәгән. Госманлы дәүләте варислары буларак аның планын чынга ашыру мөмкинлеге безгә насыйп булды. Бу безнең өчен зур горурлык», — дип чыгыш ясады ул күперне ачу тантанасында.

Дарданель бугазы Мәрмәрә һәм Әгәй диңгезләрен берберсенә тоташтырса, аның аша салынган «1915 Чанаккалә» күпере Төркиянең Европа өлешендәге Балкан ярымутравы белән Азия ягындагы Кече Азия ярымутравын, шул исәптән Лапсеки һәм Гелиболу районнарын берберсенә тоташтыра. Ул бер ярдан икенче ярга алты минутта чыгу мөмкинлеге бирә.

«1915 Чанаккалә» — Дарданель бугазы аша салынган беренче һәм бердәнбер күпер. Аны төзү өчен 2 млрд 545 миллион евро күләмендә акча тотылган. Әлеге күпер Төркиягә елына 415 млн евро экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, аның Төркия сәнәгатенә икътисади яктан уңай йогынтысы елына 5,3 млрд еврога җитәчәк. Шул исәптән 118 мең кешегә эш урыны ачылуга сәбәпче.

Дарданель бугазы күпере Төркиянең транспорт и инфраструктура министрлыгы карамагында. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, күпердән үтү түләүле булачак. Аның бәясе 200 төрек лирасы буларак билгеләнгән. Ачылу хөрмәтенә беренче атнада күпердән бушлай узу мөмкинлеге бирелгән.

Төркиядә ике бугаз — Дарданель һәм Босфор бугазлары бар. Дарданель бугазы — 61 км, Босфор бугазы 30 км озынлыкка ия. Бүгенге көндә Босфор бугазы аша өч күпер салынган. Беренче күпер 1973 елда төзелгән. Ул «15 июль шәһитләре» дип атала, аның озынлыгы — 1 560 метр. Фатих солтан Мәһмәт исемен йөртүче икенче күпер 1988 елда җиткерелгән. Аның озынлыгы — 1 510 метр. Өченче күпер 2016 елда салынды. Ул Явыз солтан Сәлим исемен йөртә. Аның озынлыгы — 2 164 метр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100