news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә дөньякүләм танылган авыр атлетика чемпионы Наим Сөләйманоглу соңгы юлга озатылды

Җеназа мәрасимендә йөз меңнәрчә кеше катнашты.

(Истанбул, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Төркия халкы дөньякүләм танылган авыр атлетика остасы Наим Сөләйманоглу белән хушлашты. Озакка сузылган авырудан тернәкләнеп китә алмаган спортчы 50 яшендә гүр иясе булды.

Наим Сөләйманоглуны дөньяда белмәгән кеше юк, бигрәк тә спорт мохиты аның алдында түбәнчелек белән баш ия.

Ул бөтен гомерен авыр атлетикага багышлап, 46 мәртәбә дөнья рекордын яңарта. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге аны 7 тапкыр - дөнья, 6 мәртәбә Европа чемпионы итә. Ул үз гомерендә 12 - алтын, 1 - көмеш, 1 бронза медаль белән бүләкләнә. Алтын медальләрнең өчесен 1988, 1992, 1996 елларда үткәрелгән Олимпиада уеннарында җиңеп яулый.

Наим Сөләйманоглу СССР чорында Болгариянең Кырҗали төбәгендә дөньяга килә. 9 яшендә авыр атлетика белән шөгыльләнә башлый. 1982 елда Бразилиядә үткән Бөтендөнья яшьләр авыр атлетика чемпионатында беренче ике алтын медален яулый. Бер елдан соң, 16 яшендә, дөнья рекорды куеп, дөньякүләм танылу ала.

Наим Сөләйманоглу спорт дөньясына Болгария вәкиле Наум Шаламанов буларак таныла. Туган илендә төрекләргә каршы күрсәтелгән тискәре сәяси мөнәсәбәт арркасында ул 1986 елда Төркия дәүләтеннән сыену сорый. Чорның президенты Тургут Өзалның махсус рөхсәте белән Төркия ватандашы була һәм соңгы көннәренә чаклы Наим Сөләйманоглу исеме белән спорт бәйгеләрендә Төркия Җөмһурияте өчен катнаша.

Соңгы мәртәбә ул 60 кг авырлык категориясендә ыргылып күтәрү һәм этеп күтәрү күнегүләре җыелмасында 342,5 кг җыя. Бүгенгәчә спортның авыр атлетика тармагында Наим Сөләйманоглу кебек үз авырлыгының өч мәртәбә артык авырлык күтәрә алган кеше юк.

Дөнья спорт тарихына зур җиңүләре белән кереп калган авыр атлетика остасы Наим Сөйләйманоглу соңгы юлга Төркия байрагына төрелгән табут белән озатылды. Аның белән саубуллашырга йөз меңнәрчә кеше килде. Мәрхүмнең кичке якта оештырылган җеназа мәрасименә Истанбул мэры Мәвлүт Уйсал, Истанбул губернаторы Васип Шаһин, экс-премьер-министр Әхмәт Давутоглу, Төркия дәүләтенең бөтен министрлары, халык депутатлары, күп санлы спорт җәмгыяте вәкилләре, диния нәзарәте җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, танылган сәнгать әһелләре катнашты.

Н.Сөләйманоглуның иң көчле көндәше - грецияле авыр атлетика остасы Валериос Леонидис дусты белән хушлашу өчен махсус килгән. Атаклы спортчының табутын тотучылар арасында Төркия премьер-министры Бинали Йылдырымны да, дәвалаган табибын да, беренче тренерын да күрергә мөмкин иде.

Наим Сөләйманоглу Истанбулдагы Әдернәкапы зиратына җирләнде. Әлеге зиратта милләттәшләребез, сәясәт эшлеклесе һәм галим Йосыф Акчура һәм күренекле язучы Гаяз Исхакыйның да каберләре урын алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100