Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә Бурса җирле телевидениесе Садри Максудигә багышланган тапшыру күрсәтте
Тапшыруда Садри Максудинең Төркия тел, тарих, хокук, социология фәннәренә зур өлеш керткән зур галим булуы ассызыкланды.
(Истанбул, 22 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә Бурса шәһәренең җирле телевидениесе LİNE TV күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Садри Максуди Арсалның үлеменә 64 ел тулга багышланган тапшыру күрсәтте.
Ике бүлектән торган программа 20-21 февраль көннәрендә эфирга чыкты. Анда Садри Максудинең татар булуы, Төркия Җөмһүриятенең тел, тарих, хокук, социология фәннәре үсешенә зур өлеш керткән галим булуы ассызыкланды.
«Төрек теле һәм тарихы» дип аталган тапшырулар циклы кысаларында әзерләнгән әлеге бүлекләрнең авторы һәм алып баручысы — журналист, публицист Тургай Түфәкчиоглу. Ул соңгы өч елда Төркия университетларында Садри Максуди эшчәнлегенә кагылышлы ике — магистратура, Алманиядә бер докторантура диссертациясе яклануын, күп санлы мәкаләләр язылуын әйтте.
Тапшыруның беренче бүлеге Садри Максудинең тормышы юлына багышланган. Аның нәсел шәҗәрәсе турында киң мәгълүмат бирелде. Идел-Урал милли–мәдәни мохтарияте рәисе булып сайлануы, Сорбонна университетында укыткан җиреннән Ататөрек чакыруы буенча Төркиягә күченүе, хокук мәктәбен оештыруы, лицей укучылары өчен тарих дәреслекләре язуы һ.б. аңлатылды.
Тапшыруның икенче бүлегендә профессор Искәндәр Өксүз Садри Максудинең фәнни эшчәнлеген анализлады, аны «Даһи галим» дип атады. Ул: «Ни кызганыч, Садри Максуди Арсалның кадерен белеп бетермибез. Ул русча, төрекчә, татарча гына түгел, латин, француз, инглиз, алман телләрен дә белгән. Аның кебек күп чыганакларга таянып фәнни хезмәтләр язган башка галим юк. Ул — 16 китап авторы, язган мәкаләләренең исәбе-хисабы юк», — дип сөйләде.
Тапшыруда Йосыф Акчура, Бәһчәт Кемаль Чаглар, Тайип Гөкбилгин кебек Төркия тарихында мөһим урын тотучы галимнәрнең Садри Максуди эшчәнлегенә биргән бәяләмәләре телгә китерелде. Садри Максудинең соңгы лекциясеннән өзек яңгырады. Ул 1976 елда Төркиядә басылган төрек телле «Казан» татар журналының 18 санында да басылган булган.
Садри Максуди Арсал (1878-1957) хәзерге Биектау районы Ташсу авылында дөньяга килгән. Исмәгыйл Гаспралы киңәше буенча Парижга укырга китә, анда ул хокук белеме ала, Казанга кайткач, сәяси эшчәнлек алып бара, дәүләт думасына депутат булып сайлана, парламентта мөселман фракциясен җитәкли, мөселман халкының хокукларын яклап кайнар чыгышлар ясый.
1918 елда Идел-Урал милли-мәдәни мохтарияте милли идарә рәисе булып сайлана. Эмиграция чорында Финландия, Швеция, Германиядә яшәп ала, Парижда Сорбонна университетында укыта. 1924 елда Ататөрекнең чакыруы буенча Төркиягә күченә, төрек хокук тарихына нигез салучы галим буларак таныла. Өч мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. 1950 елларда президентлыкка кандидат булып күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз