news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә булган поездлар һәлакәтендә Россия кешеләре зыян күрмәгән

Төркиядә булган поездлар һәлакәтендә Россия кешеләре зыян күрмәгән

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Төркиянең Анкара шәһәрендә ике поезд бәрелеште, берсе рельслардан чыкты. Һәлакәт вакытында имгәнүчеләр арасында Россия кешеләре булмаган. Бу турыда Төркиядә Россия илчелегенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

"Беренчел мәгълүматлар буенча, Анкарадагы тимер-юл һәлакәтендә имгәнүчеләр арасында Россия кешеләре юк", - диелгән әлеге хәбәрдә.

Бүген Төркиянең Марсандиз тимер-юл станциясендә ике поезд бәрелеште. Анкарадан Коньяга таба бара торган поезд рельслардан чыкты.

Соңгы мәгълүматлар буенча, җиде кеше һәлак булган, 46 кеше имгәнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot