news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә бизнес-форумда Яшел Үзән делегациясе катнаша

Төркия вәкилләрен "Зеленодольск" сәнәгать мәйданчыгы кызыксындырган.

(Яшел Үзән, 23 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Төркиядә "Татарстан-Төркия" бизнес-форумында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яшел Үзән делегациясе ике көндә потенциаль инвесторлар белән егермеләп очрашу үткәргән. Төркия вәкилләрен "Зеленодольск" сәнәгать мәйданчыгы кызыксындырган. Перспектив юнәлешләр буларак авыл хуҗалыгында эшкәртү, автокомпонент һәм машина төзелеше җитештерү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot