Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә беренче хатын-кыз журналын татар кешесе Фәүзия Ибраһим чыгарган
Фәүзия Ибраһим - күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит хәзрәт Ибраһимның кызы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төркиядә беренче хатын-кыз журналын танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимның кызы Фәүзия Ибраһим нәшер иткән. Бу хакта Габдерәшит оныгының кызы, Казанга туганнан туганы Фәүзия Ибраһимның бер гасырдан соң русчага тәрҗемә итеп басылган “Аш остасы” китабын тәкъдим итү кичәсенә килгән Нәслихан Арул Акса әйтте.
Бүген Нәслихан Арул Акса белән очрашу Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында үтте.

Үзен күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит хәзрәт Ибраһимның тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган Нәслихан Арул Акса заманында Фәүзия Ибраһим белән бергә яшәгән һәм аның турында шактый күп мәгълүматка ия.
“Фәүзия Ибраһимның үз балалары булмады. Ул мине якын итә иде, - дип сөйләде Нәслихан ханым. – Ул хатын-кыз темасында зур хезмәт күрсәткән кеше, ул үз хезмәтләрендә яңа заман мөселман хатын-кызы образын гәүдәләндерде”, - дип сөйләде ул. Фәүзия ханымның: “Бала тәрбияләүче хатын-кыз беренче чиратта үзе тәрбияле булырга тиеш”, - дигән сүзләрен кабатлады. “Фәүзия әби тормышта авырлыклар күрсә дә, ул үзен бәхетле дип санады”, - диде ул.
“Ул журналында төрле халыклар хатын-кызларының эчке дөньясын күрсәтергә омтылды. Аның өчен хатын-кызның, әйтик, нинди шәл ябуы гына түгел, нинди максатлар белән яшәве мөһим иде”, - диде Нәслихан ханым.
Нәслихан ханым татар туганы турында төрек телендә сөйләде. Аның сүзләрен институтның өлкән фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов тәрҗемә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз