news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә бер атна эчендә 38 террорчы юк ителгән

Бу хакта Төркия Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Соңгы атнада террорчылыкка каршы операцияләр нәтиҗәсендә Төркиядә 38 террорчы, шул исәптән башлыклары юк ителгән. Бу хакта Төркия Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

PKK тероррчылык оешмасының 11 террорчысы, коралларын ыргытып, хөкүмәткә бирелгән, тагын 16 сы тоткарланган.
Тулаем ил буенча, 24 апрельдән 30 апрельгә кадәр, террорчыларга каршы 579 операция оештырылган.

ДЕАШ террорчылары белән элемтәдә шикләнелеп, 43 кеше кулга алынган.
Шулай ук Фәтуллах Гюлен (FETÖ) дип йөртелгән террорчылык агымы белән элемтәдә булуда шикләнелеп, 2331 кеше тоткарланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100