news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә барлык урыннарда да медицина битлеге кию таләп ителә

Төркиянең барлык провинцияләрендә дә ил гражданнары һәм кунаклар битлек киеп йөрергә тиеш, кагыйдә бозучыларга административ җаваплылык яный.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең барлык провинцияләрендә дә медицина битлеге киеп йөрү мәҗбүри куелган, кагыйдә бозучыларга коронавирус таралу шартларында җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәмәгән өчен административ җаваплылык яный. Бу хакта Gundem Kibris газетасына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгының консультатив советы һәм ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган республиканың 81 провинциясенә циркуляр җибәргән. Аның нигезендә ил гражданнары һәм кунаклары җәмәгать урыннарында битлек кияргә тиеш. Битлекне өйдә генә кимәскә була. Карар кичә Министрлар Кабинеты утырышында илдә социаль дистанция чараларын үтәмәү һәм коронавирус йоктыру очраклары арту сәбәпле кабул ителгән.

Газета билгеләп үткәнчә, гражданнар урамнарда, паркларда, бакчаларда, пикникларда, пляжларда, җәмәгать транспортында һәм эш урыннарында битлек кияргә тиеш. Пассажирлар арасында социаль дистанцияне үтәү максатыннан, җәмәгать транспортында аягүрә басып тору тыела.

«Рестораннарда һәм кафеларда төн уртасыннан соң музыкаль концертлар һәм караоке уздыру тыела. Пляжларда, базарларда һәм җәмәгать туклануы урыннарында санитар куркынычсызлык чараларын үтәүне хокук саклау органнары һәм җирле үзидарә органнары күзәтәчәк», — дип яза Gundem Kibris.

Провинция губернаторлары коронавируска каршы көрәш кысаларында кабул ителгән чараларны үтәмәүче физик һәм юридик затлардан административ штрафлар түләтү белән шөгыльләнәчәк.

«Төркиядә COVID-19 пандемиясе икенче пикка җитте. COVID-19 белән зарарлануның иң күп очраклары илдә берничә тапкыр теркәлгән. Биредә бер тәүлектә, май һәм июнь айларында үлүчеләр саны исәпкә алынган. Узган атнада илдә коронавирус белән авыручылар саны 9673 кеше тәшкил иткән. 5 сентябрьдә күрсәткечләр май уртасыннан бирле арихи максимумга җиткән — тәүлек эчендә 1673 авыру ачыкланган», диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100