news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә барлык төрки халыклар өчен уртак булган сүзлек басылып чыккан

“Türkiye Dışındaki türk dünyası türkologları” сүзлегендә татар тюркологлары, галимнәре турында материаллар да тәкъдим ителгән.

Төркиядә барлык төрки халыклар өчен уртак булган сүзлек басылып чыккан
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә Элязых шәһәренең Фрат университеты (Firat University) тюркологлары Төркия тышында яшәгән тюркологларның биобиблиографик сүзлеген (“Türkiye Dışındaki türk dünyası türkologları”) чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге директоры, профессор Әлфия Йосыпова сөйләде.

“Ул гаять зур күләмдә, ике томнан тора. XX йөз башыннан алып XXI гасырда яшәгән, яшәүче Төркиядән тыш башка дәүләтләрдә яшәгән тюркологлар турында мәгълүмат бирелә һәм аларның төп хезмәтләре күрсәтелә. Проектның авторы – профессор Әхмәт Буран. Аңа шул ук университет профессор Эрҗан Алкая ярдәм итә, алар аны икәүләп эшләп чыга”, - диде ул.

Хезмәт ике автор җитәкчелегендә генә әзерләнми, бу проектка хәзерге тюрколог-галимнәр дә катнашкан. “Галимнәрдән Ибраһим Хәлфиннән башлап бүгенге көнгә кадәр турында мәгълүмат кергән. Шунысы мөһим: бу шәхесләр турында мәгълүматны бөтен төрки дөнья беләчәк, чөнки китап Төркиядән читтә яшәгән барлык тюркологларга җибәреләчәк һәм Төркиянең үзендә дә һәр тюркологның кулында булыр дип уйлыйм”, - ди профессор.

“Институтыбыз мөгаллимнәреннән Рәдиф Җамалетдинов, Гөлнара Җамалетдинова, Флера Сәйфуллина, Айрат Йосыпов, Раушания Нурмөхәммәтова, Әлфия Юсупова, Гөлназ Мөгътәсимова, Энҗе Кадыйрова, Эльвира Денмөхәммәтова, Фәнүзә Нуриева, Зоя Кириллова, Гөлшат Галиуллина, Гөлфия Һадиева, Мәдинә Саттарова әлеге җыентыкта автор буларак катнашты”, - диде Әлфия Йосыпова.

  • Фрат дәүләт университетына 1975 елда нигез салынган һәм Төркия елгасы Евфрат хөрмәтенә аталган, ул Элязых шәһәреннәр ерак түгел. Көнчыгыш Төркиянең төп академик белем бирү оешмасы буларак, университет унике мәктәп, дүрт институт, бер дәүләт консерваториясе, өч һөнәри урта мәктәп һәм егерме бер фәнни-техник тикшеренүгә юнәлтелгән үзәкне үз эченә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100