news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә бәйлелеккә каршы төркем оештыралар

Төркия Вице-премьеры Рәҗәп Акдаг бәйлелеккә каршы Югары совет оештыру адымнары турында сөйләде.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия Вице-премьеры Рәҗәп Акдаг бәйлелеккә каршы Югары совет оештыру адымнары турында сөйләде.

Акдаг сүзләренчә, наркотикларга, тәмәкегә, алкогольгә һәм технологияләргә бәйлелеккә каршы көрәш буенча төркемнәр оештырылачак.

Тәмәке тартучыларга көрәш чаралары нәтиҗәсендә илдә тартучылар саны 32дән 27 процентка кадәр кимегән, әмма янә 30 процентка кадәр арткан.

“Тәмәке тартуга каршы көрәш буенча эш дәвам итәчәк. Без бу процессны контрольдә тотарга бурычлы”, - диде Акдаг.

news_right_1
news_right_2
news_bot