Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә ай ярым эчендә Россиядән 36 бала Коксаки вирусы йоктырган
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә ял итүче Россия кешеләре арасында вируслы инфекция белән авыручылар саны артуына борчылу белдерә.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Әнкарадагы Россия вәкиллеге мәгълүматлары буенча, Анталья култыгы районындагы Төркия курортларында 1 июльдән 21 августка кадәр Коксаки вирусын Россиядән 36 бала, нигездә 10 яшькә кадәрге сабыйлар йоктырган, дип яза «Российская газета».
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә ял итүче Россия кешеләре арасында вируслы инфекция белән авыручлылар саны артуына борчылу белдерә. Роспотребнадзор һәм Ростуризм оешмалары Анталья култыгы районын куркынычсыз дип тапкан.
Коксаки менингит барлыкка килүгә сәбәп була торган энтеровирус санала. Ул кешегә су, пычранган азык-төлек һәм көнкүреш предметлар аша йога.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз