Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә автобуста чыккан янгында биш кешенең гомере өзелгән
Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган, аларга ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Төркиянең Балыкесир провинциясендә пассажир автобусында янгын чыккан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Биш кеше үлгән һәм 15 кеше җитди зыян күргән. Салонда барлыгы 37 кеше булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын автобустагы кофемашинада кыска ялганыш булу аркасында чыккан. Автобус йөртүче вакытында транспортны туктаткан һәм пассажирларны чыгара башлаган. Әмма кешеләр каушап калган һәм этешә-төртешә башлаганнар.
«Биш кеше төтен исенә агуланган һәм янгында үлгән дип фаразлыйбыз», - дип ачыклык кертте провинция мэры.
Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган, аларга ярдәм күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз