news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия журналисты: Башта куркытканнар иде, ләкин хәзер Казанда үзебезне иркен хис итәбез

Эмрах Арманчи куркынычсызлык хезмәте эшеннән канәгать булуын әйтте.

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Башта куркытканнар иде, ләкин хәзер Казанда үзебезне иркен хис итәбез", - дип сөйләде Төркия журналисты. Истанбул шәһәрендә эшләүче журналист Эмрах Арманчи Казанда куркынычсызлык хезмәте эшеннән канәгать булуын әйтте. Бу хакта ул бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.

“Ихлас” мәгълүмат агентлыгында эшләүче журналист Казанга Чемпионатны яктыртырга килгән. Татарстанга беренче килүе. “Без Чемпионатка һәм Казанны күрергә килдек”, - диде ул. Эмрах әйтүенчә, алар дусты белән Казан үзәген урап диярлек чыкканнар. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетендә, Бауман урамында, Казансу яр буенда, “Казан-Арена” стадионында, Җанатарлар фестивалендә булганнар.

Эмрах Арманчи Чемпионатның шәһәр матбугат үзәген күреп бик канәгать булуын әйтте. “Матбугат үзәгендә инде берничә көн эшлим, оештыру да, мөнәсәбәт тә бик ошый”, - диде.

“Казан архитектурасы бик ошады, кайбер архитектура ансамбльләре Төркияне хәтерләтә. Куркынычсызлык хезмәте эше яхшы оештырылган. Үзебезне бик иркен хис итәбез, киеренкелек юк. Башта безне куркытканнар иде, әмма барысы да тыныч. Яхшы, җылы кабул итү, кунакчыллык өчен рәхмәт, Төркиягә чакырып калабыз”, - диде Эмрах Арманчи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100