Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия юстиция министры Изге София музеен мәчеткә әйләндерүне хуплады
1934 елда Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататюрк карары буенча Изге София чиркәвенә музей статусы бирелә.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Төркиянең юстиция министры Әбделхәмит Гюль хәзерге вакытта музей статусына ия булган Изге София соборын мәчеткә әйләндерүне хуплады. Бу хакта Интерфакс яза.
«Изге Софияне мөселманнар өчен ачу — безнең теләк. Мәхмүт солтанның (Констатинопольне яулап алган солтан — Интерфакс искәрмәсе) да теләге шундый булган», — диде министр «Анадолу» агентлыгына биргән интервьюсында.
Ул әйткәнчә, Изге Софиянең киләчәге турында мәсьәләләрне илнең Дәүләт Советы июль башында караячак, һәм башка дәүләтләрнең Төркиягә бу Собор белән нәрсә эшләргә икәнен өйрәтергә хокуклары юк. «Бу Төркия Республикасы карамагындагы мәсьәлә. Бу Төркия Республикасының суверенитеты мәсьәләсе», — диде юстиция министры.
29 майда, Константинопольне басып алу көнендә, Изге Софиядә Коръән уку булды. Бер атнадан Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Гаделлек һәм үсеш партиясе Үзәк комитетына Софияне мәчеткә әверелдерү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
1934 елда Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататюрк карары буенча Изге София чиркәвенә музей статусы бирелә. 1985 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз