Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия югары уку йортларын тәмамлаучылар Истанбулда очраша
Төркия югары уку йортларында 100 меңләп чит ил студенты укый, аларның 16 меңгә якыны Төркия хөкүмәтеннән стипендия ала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Төркия югары уку йортларында 100 меңләп чит ил студенты укый. Төркия югары уку йортларын тәмамлаучыларның очрашуы Истанбулда 25 ноябрьдә узачак, - дип хәбәр итә Төркия хөкүмәте карамагындагы Диаспора эшләре буенча идарә (YTB) башлыгы Мәхмәт Козе. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
"Әлеге очрашуларның төп максаты булып, алга таба да аралашып, илләр арасындагы багланышларны үстерүдә һәм ярдәмләшүдә гомуми мәйдан булдыру", - дигән Козе.
Аның сүзләренчә, Төркия хөкүмәте чит ил студентларын укытуга бүлеп биргән стипендияләр Төркия югары уку йортлары үсешенә ярдәм итә.
Төркия югары уку йортларында 100 меңләп чит ил студенты укый , аларның 16 меңгә якыны Төркия хөкүмәтеннән стипендия ала, - дип җиткергән Козе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз