news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия вәкилләре Түбән Кама мәктәпләрендә һәм мәчеттә булды

Кунакларны фондта Габдулла Тукайның төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә саклануы кызыксындырды.

Төркия вәкилләре Түбән Кама мәктәпләрендә һәм мәчеттә булды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Түбән Камада Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре эш сәфәре белән килде. Хакимият йортында узган утырыштан соң, алар Түбән Кама шәһәре буйлап экскурсиягә чыкты. Кунакларны Айдар Метшин озатып йөрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Төркиядә 2003 елда оешкан, аның бурыч-максатлары – җирле үзидарә проблемаларын халыкара яссылыкта хәл итү, мәдәни мирасны саклау, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү. Берлек составына төрле илләрдән 1150 дән артык муниципалитет керә.

Төркия кунаклары Түбән Камада узган ел ачылган “Тема 36” мәктәбендә булды. Биредә алар чит тел дәресендә, химия түгәрәгендә балаларның ничек шөгыльләнүе белән таныштылар, спортзалда үзләренең физик мөмкинлекләрен дә сынап карадылар.

Айдар Метшин кунаклар игътибарын мәктәп территориясендә эшләп килүче күп функцияле мәйданчыкка юнәлтте: биредә мәктәп укучылары гына түгел, микрорайон халкы да саф һавада ял итә, спорт белән шөгыльләнә.


Җәмигъ мәчеткә кереп, вәкилләр намаз укыды. Мәчет яктырткычлары заманында Төркиядән кайтартылган булган.


Кунаклар Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм “Апуш” балалар китапханәсендә дә булды.

Кунакларны фондта Габдулла Тукайның төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә саклануы кызыксындырды. Зәйтинбурну (Истанбул) муниципалитетына багышланган китап бөтенесе өчен көтелмәгән бүләк булды. Зәйтинбурну мэры әлеге китапны төзүдә үзе катнашкан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot