news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия тышкы эшләр министры Татарстан Президентын булачак Корбан бәйрәме белән котлады

Мөселманнар быел Корбан гаетен 12 сентябрьдә билгеләп үтәчәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка якынлашып килгән Корбан гаете белән котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик: Корбан гаете, яки ’Ид әл-Адһа – мөселманнарда хаҗ тәмамлану бәйрәме. Ул Ураза гаетеннән соң 70 көн үткәч, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) корбан китерү истәлегенә билгеләп үтелә. Корбан гаете быел 12 сентябрьгә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot