news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия тренеры "Нефтехимик" футбол клубының спорт базасын уңай бәяләде

Футбол менеджерлары спорт өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Төркия тренеры "Нефтехимик" футбол клубының спорт базасын уңай бәяләде
tat.e-nkama.ru

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Төрек тренеры Веждин Демир "Нефтехимик" футбол клубы базасында булды. Веждин Демир укыту-тренировка базасы торышын уңай бәяләде. Белгеч Түбән Каманың тугандаш Мармарис шәһәрендә эшли. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чит ил кунагын клуб директоры Айрат Исмәгыйлев һәм президент киңәшчесе Наил Гыйззәтуллин каршы алды. Кардәшлек элемтәләре кысаларында ике шәһәр футбол менеджерлары спорт өлкәсендә киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

 "Миңа комплекс бик ошады. Монда булуыма шатмын. Тренировка үткәрү өчен барлык шартларның да булуы ошады", - диде ул. Белгеч шулай ук «Нефтехимик» футбол клубы базасының Төркия клубларындагы базалардан бер дә калышмавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100