news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия Транспорт министрлыгы Россия белән авиаэлемтәне яңарту турында белдерде

Очышлар 15 июльдән башланырга тиеш дип планлаштырыла.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы Россия хакимияте белән ике ил арасында авиарейсларны яңарту турында килешү төзелгәнен хәбәр итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.

Төркия агентлыгы мәгълүматлары буенча, очышлар 15 июльдән башланырга тиеш.

Халыкара рейслар коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия Хөкүмәте тарафыннан 27 мартта туктатылган иде.

Алдарак «Татар-информ» Казанда Төркиянең генераль консуллыгында Милли бердәмлек көнен уздыруларын язган иде.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан Төркия кунакханәләрендә «Барысы да кушылган» системасы кайбер чикләүләр белән эшләвен дәвам итәчәген әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot