Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия Транспорт министрлыгы Россия белән авиаэлемтәне яңарту турында белдерде
Очышлар 15 июльдән башланырга тиеш дип планлаштырыла.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы Россия хакимияте белән ике ил арасында авиарейсларны яңарту турында килешү төзелгәнен хәбәр итте. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.
Төркия агентлыгы мәгълүматлары буенча, очышлар 15 июльдән башланырга тиеш.
Халыкара рейслар коронавирус таралу куркынычы аркасында Россия Хөкүмәте тарафыннан 27 мартта туктатылган иде.
Алдарак «Татар-информ» Казанда Төркиянең генераль консуллыгында Милли бердәмлек көнен уздыруларын язган иде.
Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан Төркия кунакханәләрендә «Барысы да кушылган» системасы кайбер чикләүләр белән эшләвен дәвам итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз