news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия товарларына җирле продукция булуын күрсәтә торган билге ябыштырылачак

Сәүдә министрлыгы әлеге карарны ил икътисадын үстерү максатыннан, җирле товарлар куллануны арттыру чарасы буларак кабул иткән.

(Истанбул, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә җитештерелгән товарларга җирле продукция булуын белгертүче махсус этикеткалар ябыштырылачак. Шулай ук товар бәясе һәм ул бәянең кайчаннан гамәлгә кергәнлеген күрсәтә торган этикетка да ябыштырылырга тиеш. Төркия сәүдә министрлыгы  шундый карар кабул иткән. Бу турыда “Хәбәртүрк”, “Поста”, “Миллият” газеталары һәм “Энсонхәбәр”, “Хокукхәбәр” кебек мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Товарларда сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган эмблема, лого, ишарәтләр кулланылачак, әмма хәзергә нинди символ булганлыгы ачыкланмаган. Ул Төркия байрагы рәвешендә яки байрактагы ай-йолдыз кебек яисә кызыл йөрәк эчендә ай-йолдыз рәсеме булырга мөмкин, диелгән.

Сәүдә министрлыгының бу карары Рәсми газетаның бүгенге санында басылды, 15 көннән соң гамәлгә керәчәк.

Сәүдә министрылыгы әйтүенчә, әлеге карар ил икътисадын үстерү өчен, җирле товарлар куллануны арттыру һәм җирле продукция җитештерүгә кызыксындыру уяту өчен кабул ителгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100