news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарының шәхси архивында Гаяз Исхакый фотосы саклана

Мәсгут Арсланбәкнең әтисе Кытайда булган чагында Гаяз Исхакый белән бергә эшләгән.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина, Эльмира Нигъмәтҗанова). Төркия татары Мәсгут Арсланбәк әтисенең татар милли хәрәкәтенең күренекле әһеле, язучы, публицист, нәшир, сәясәтче Гаяз Исхакый белән төшкән фотосурәтне саклый. Мәсгут әфәнде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән кадерле ядкаре турында мәгълүматы белән уртаклашты.

Мәсгут Арсланбәк әтисе Мансурның Башкортстаннан булуын әйтте. “Әтием 1937 елгы. Аның әтисе Абдрахман әти кечкенә вакытта вафат булган. Заманында ул авылда имам һәм укытучы булып торган, язу эшләрен дә башкарган. Әти үзе дә мәктәпләрдә математика укыткан кеше”, - дип сөйләде ул.

“Сугыш башлангач, әтиемнең гаиләсе Байкалны узып, Кытайга киткән, шунда 1803 елларда, Амур елгасы буенда татар диаспорасы оеша. Әтием Кытайның Шанхай шәһәрендә эшләгән, сугыштан соң, 1952 елда Төркиягә килә, Истанбулда бер ай тора, аннан соң Анкарага килә. 1956 елда шунда мин туганмын, апам Сәидә, абыем Самир бар, мин - иң кечкенәсе. Әтием Кытайда булган вакытта, Гаяз Исхакый белән бергә эшләгән, “Милли байрак” газетасына шигырьләр дә язган”, - диде Мәсгут Арсланбәк.

Әтисенең Гаяз Исхакый белән бәйле истәлеге булып, фотография, журналларда чыккан язмалары сакланганын белдерде.

Әңгәмәдәш Төркиядә яшәсә дә, татарча яхшы сөйләшә. Ул туганнарының да татар телен белүен әйтте. “Абыем аз гына белә, апам бик яхшы белә, чиста сөйләшә. Төркиягә Казаннан татар спортчылары, шагыйрьләр, язучылар килсә, без алар белән сөйләшә, күрешә идек. Бервакыт 1966-1967 еллар булгандыр, Мәскәүдән Сәгыйть Хуҗин килде. Ул үзе татар, “монда татарлар бармы?” дип сорый. Аның хатыны журналда эшләгән, шунда, Уфадан Мансур Арсланбек сугышта югалган туганнарын эзли, дип язылган. Әтиемнең исеменнән бер хат килгәне дә хәтердә. Анда “безнең монда хәлебез яхшы, сезнеке дә яхшы икән, күрешергә сәбәп юктыр” диелгән иде. Ничек шулай булгандыр – белмим, аннан соң туктадык инде, эзләмәдек. Кемнәр икән туганнарыбыз, барып күрсәң иде, алар килеп күрсен иде дип, уйлыйбыз инде. Бәлки, андый мөмкинлек тә булыр”, - ди ул.

Мәсгут Арсланбәк әтисе ягыннан туганнары белән табышырга теләвен әйтте. “Әтиемнең нәселеннән апалары-абыйлары күп булган, тик берсен дә белмибез. Хәтерлим әле, 1963 елда әтинең әнисеннән хат килде, бөтен балаларын сугышта югалту хәсрәтеннән елап, күзләре сукырайган булган. Әтием Төркиядән аңа хат язды, һәм бер атнадан әнисе вафат булды. Аның өйдә хатлары саклана. Бер фотографиясендә кайсы авылдан икәне язылган. Мин монда кайткач, бер башкорт малае миңа “әтиегезнең исемен “Милли байракта” күрдем ди. Миңа мәгълүмат бирсәгез, мин, бәлки, туганнарын табармын, диде. Мин бик шатландым моңа. Арсланбәк фамилиясе башка җирләрдә дә бар бит, Башкортстанда, Татарстанда, Мәскәүдә дә очраткан идем Терешкова-Арсланбәк фамилияле хатын-кызны. Аның көрәшче булуын турында мәгълүмат кына бар миндә, - дип сөйләде Мәсгут Арсланбәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100