news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Төркия татарларының чынары Рифат Мөхтәсип вафат
1960-1980 елларда Төркия татарлары тормышында тирән эз калдырган аксакал Рифат Мөхтәсипне милләттәшләре соңгы юлга озатты
Скопировать ссылку
(Истанбул, 16 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия татарлары тагын бер аксакалын, кадерле кешесен соңгы юлга озатты. 1960-1980 еллар арасында Төркиядә татарлыкны саклап калу һәм татар мәдәниятен, тарихын танытуга үзеннән зур өлеш керткән милләтпәрвәр шәхес Рифат Мөхтәсип 14 март көнне 85 яшендә вафат булды. Озакка сузылган авырудан соң гомере өзелгән милләттәшебез белән хушлашу кичә Истанбулның Әмирган мәчетендә оештырылды. Җеназага аның яшьлек дуслары, чордашлары - галим Надир Дәүләт, Фәридә Хәмит, Наилә Кудәки, Синан Утрау, Камил Бикбау, Татарстаннның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле исеменнән Айдар Гашигуллин һәм башка милләттәшләр, мәрхүмнең туганнары, дуслары катнашты. Өйлә намазыннан соң Рифат Мөхтәсипнең гәүдәсе Истанбул читендәге Кильёс зиратына җирләнде.
Рифат Мөһтәсип 1924 елда Кытайдагы Харбин шәһәрендә дөньяга килгән, балачагы Япониядә үткән. Ул Токиода икътисад буенча белем алган. 1950 нче елларның ахырында Төркиягә килеп урнашкан. Озак еллар төрле чит ил ширкәтләрендә югары дәрәҗәле җитәкче булып эшләде.
Мәрхүм милләттәшебез Рифат абзый Төркиягә Кытай һәм Япониядән күченеп килгән татарлар арасында “Тукай” яшьләр клубын коруда һәм аның эшчәнлегендә актив хезмәт күрсәткән шәхес буларак билгеле. 1963 елда нигез салынган бу клуб 1967 нче елда “Казан төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү” җәмгыяте булып оеша. Рифат Мөхтәсип шулай ук 1971-1980 еллар арасында нәшер ителгән “Казан” журналын чыгаруга да үзеннән шактый саллы өлеш керткән. Өч айда бер төрек телендә дөнья күргән әлеге журналда татар тарихыннан алып, мәдәният, сәнгать, әдәбиятка чаклы күп төрле мәкаләләр басылган. Татарлар тормышындагы яңалыклар бирелгән. Истанбулда гомер итүче эшкуар Әхмәт Вәли Мәңгәрнең матди булышлыгы белән чыгарылган мәҗмуга, Төркиядә генә таралып калмыйча, Финляндия, Япония, АКШ кебек төрле илләрдә яшәүче татар диаспорасында да бик теләп укылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot