news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарларының беренче хатын-кыз профессиональ җырчысы Мөзәян Йылдыз вафат булды

Ул гастрольләрендәге һәр концертта "Шахта", "Баламишкин", "Караурман" кебек татар халык җырларын башкаруы белән истә калачак.

(Истанбул, 12 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия сәнгать дөньясы тирән кайгы кичерә. Озакка сузылган авырудан соң, Анкара дәүләт радиосы җырчысы, танылган сәясәтче һәм галим Йосыф Акчураның әнисе ягыннан туганы, “Шикәр” аяк киемнәре фабрикасының хуҗасы Айгүн Йылдыздоганның әнисе, “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге рәисе Кюршат Алтайның апасы, Канадада яшәүче музыкант Ранан Йылдыздоганның әбисе, милләте буенча Казан татары Мөзәян Йылдыздоган 85 яшендә вафат булды.

Кичә ул икенде намазыннан соң Мармарис каласында гүргә иңдерелде. Радио коллективында, блондинка булуына ишарәләп, “Сары сандугач” яки “Зөбәрҗәт күзле” дип йөртелгән җырчы белән хушлашырга җирле хакимият вәкилләре, Анкара һәм Измир радиосы җитәкчеләре, мәрхүмнең сәхнә дуслары, туганнары, якыннары җыелды.

Мәгълүмат өчен: Мөзәян Йылдыздоган 1932 елда Анкарада Мөнәвәр белән Галимулла Юлдаш гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Галимулла абзый – Оренбург өлкәсенең Байтуган районы Балыклы авылыннан, әнисе Мөнәвәр ханымның нәселе – Уфа шәһәреннән. Мөзәян ханым сәхнәгә беренче тапкыр 14 яшендә чыга. Ул апасы Сөембикә белән бергә Төркиядә корылган беренче татар бию түгәрәгенә йөри. Тәүге концертлары тамашачыга “Анкара халык йорты” (бүгенге көндә дәүләт рәсем һәм һәйкәл музее) бинасында тәкъдим ителә.

Мәктәптә музыка дәресләрендә моңлы җырлавы бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Әнисе кызларының җырчы булуын теләмәсә дә, Мөзәян кияүгә чыккач, иренең хәер-фатихасы белән, вокал буенча белем ала башлый һәм озак та үтми Анкара радиосына эшкә чакырыла. Лаеклы ялга чыкканчы гомерен җырга багышлый.

Чорына күрә, иң күп пластинка чыгаручы җырчылардан санала. 1960 елларда Төркиядә Мөзәян Йылдыздоган аяк басмаган сәхнә калмый, ул илнең бөтен шәһәр һәм районнарында гастрольләрдә була. Тавышы төрек халык җырларын башкаруга көйләнгәнгә, радио аркылы татарча җырлар яңгыратуына рөхсәт ителми. Төрекчәдән гайре телләрдә җырлавына ул вакытлардагы сәяси режим да комачаулый. Моңа карамастан, “Сары сандугач” гастрольләрендәге һәр концертта “Шахта”, “Баламишкин”, “Караурман” кебек татар халык җырларының берәрсен сәхнәдән яңгыратмый калмый.

Сәясәтчеләр арасында төрле тәнкыйтьләргә дучар булса да, Анадолу халкының татарча моңнарны үз итүен күреп куана ул. Лаеклы ялга чыгып, Әгәй диңгезе яры буенда яши башлагач, Мөзәян ханымны Измир радиосы хезмәттәшлек итәргә чакыра. 2000 елларның башына чаклы әлеге радионың махсус тапшыруларында, шулай ук “ТРТ” – Төркия дәүләт телерадио корылышы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертларында җырлый, төрле телепрограммаларга кунак буларак чакырыла.

“Төрек сәнгать музыкасы” тармагында Мөзәян Йылдыздоганның исеме Әмәл Сайын, Зәки Мүрән, Сәда Саян, Мушәррәф Акай, Сафия Сойман, Налян Алтынөрс кебек Төркиянең иң мәшһур җырчылары белән бергә искә алына. “Игелекле йөрәк, гүзәл тавыш арабыздан китте”, – дип яздылар аның үлеме хакында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100