news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары татар теленнән белемнәрен камилләштерә

Хатын-кызлар өчен ачылган татар теле курсына 30 кеше йөри.

Төркия татарлары татар теленнән белемнәрен камилләштерә
Рушания Алтай

(Истанбул, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең татарлар күпләп яшәүче Искешәһир каласында хатын-кызлар өчен татар теле курслары эшли башлады. Бу турыда Искешәһирдәге милләтттәшләр Вахит Ирдән һәм Ведат Догу хәбәр итә.

Татар теле курслары каланың татар мәдәнияте йортында үткәрелә. Дәресләрне Татарстанннан килен булып килгән Лилия Исмәгыйлова - Бәнәклиташ алып бара. Бүгенге көндә анда 30 кеше укый. Дәресләр атнага бер көн 3 сәгать алып барыла.

Курс Искешәһир татарлары җәмгыяте тарафыннан ана телне саклау максаты белән оештырылган. Бу уңайдан активист Ведат Догу: “Өлкән буын татарчаны әле онытмады. Ә менә яшь буын вәкилләре ана телебезне белеп җиткерми. Бу курсны балаларыбызның татарча белмәве өчен борчылганнан оештырдык. Укытучыларыбыз өчәү. Әлегә дәресләрне Лилия ханым алып бара”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100