news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия татарлары татар теле, мәдәнияте, дин, фәлсәфә буенча туры эфирда бәйге үткәрә

Үткән елларны бәйгене залда җыелып үткәргәннәр.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Төркиянең Күтәһия шәһәре татарлары татар теле, мәдәнияте, дин, фәлсәфә буенча туры эфирда бәйге үткәрәләр.  Бу хакта Истанбулда яшәүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бүген Күтәһия шәһәренең татарлар оешмасы татар теле, мәдәнияте дин, фәлсәфә, буенча туры эфирда бәйге  уздыралар. Үткән елларда Күтәһия һәм Әфәнде күпере авылыннан чыккан татарлар бу бәйгене бер залда җыелып үткәрәләр иде. Ул Ураза бәйрәме алдыннан була иде. Быел коронавирус сәбәпле онлайн ясыйлар», — ди Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Журналист бәйгедә гаилә белән катнашу каралганны әйтте. «Бәйгедә яңгыраган сорауларга гаилә белән җавап бирү каралган. Уенга балаларны җәлеп итүгә күп игътибар бирелә», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot