news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Казанда үзләрен төрле чараларда таныта

Алар “Анталия татарлары” төркеме оешу тарихы турында сөйләделәр.

Төркия татарлары Казанда үзләрен төрле чараларда таныта
Солтан Исхаков

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төркиядән бер төркем милләттәшләребез Казанда сәяхәт кыла. Бүген алар “Татар-информ” агентлыгы студиясендә кунакта булды.

Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы 1993 елдан бирле Төркиядә, 10 елдан бирле Анталиядә яшәвен әйтте. “Әйдаманыбыз Оксана (Оксана Назарова – Т.И. искәрмәсе) Анталиягә килгәч, Фейсбукта “Анталия татарлары” дигән оешма булдырды. Нигә әле безгә бергә булмаска дип, активистлар белән җыелыш үткәрдек. Татарларны берләштерү өчен Сабан туе үткәрү идеясен хуплап чыктык. Бер ай эчендә Сабан туе уздырдык. Аннары Корбан бәйрәме үткәрдек. Анталиядән 5-6 кеше кайтып, Казанда бергә йөрергә уйладык. Төрле шәхесләр белән күрештек, күргәзмәләргә, телевидениега, музейларга, “Туган авылым” комплексына, концертларга бардык”, - дип сөйләде Фәнис Зыялы.

Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасы чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова Фейсбукта “Анталия татарлары” төркемендә 5 мең кеше булуын әйтте. “Бу Анталиядә яшәүче татарлар гына түгел, монда Америка, Австралия, шул исәптән Казаннан да татарлар бар. Казанга кадәр килгәч, мин инде бу татарлар белән Интернеттан гына түгел, күзгә күз очрашырга уйладым. Бик күпләрдән кайтаваз алдык. Быел беренче тапкыр 13 августта очраштык, 20-25 кеше килде. Һәркем ни белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Параллель рәвештә “Татарское единство” дигән төркем дә булдырдык. Безгә сезнең киңәшләр мөһим. Ниндидер чаралар үткәргәндә, без Татарстанда, Казанда яшәүче татарларга, “Татарское единство” төркеменә кергән татарларга мөрәҗәгать итә алабыз”, - диде.

“Төркия авазы” дәүләт телерадиокомпаниясенең татар редакциясе җитәкчесе Сәгыйть Хәйри, татар редакциясе буларак, барлык татар чараларын күзәтеп баруларын, Татарстаннан килгән кунаклар белән очрашулар уздыруларын билгеләп үтте. “Анталиядә “Анталия татарлары” дигән төркем оештырылгач, актив хезмәттәшебез Вахит Ярдәмнән якын арада Сабан туе үткәрәчәкләр дигән мәгълүмат килеп иреште. Аннары Оксана ханым белән элемтәгә кердек. Анталиядә үткәрелгән беренче Сабан туенда таныштык”, - дип сөйләде ул.

Сәгыйть Хәйри, Казанга сәфәр кысаларында, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән очрашу узганын, фотожурналист Рамил Гали күргәзмәсенә барганнарын әйтте. Бу сәфәрнең максаты, бер яктан, Анталия татарларының үзләрен танытуы булуын, икенче яктан, шәхесләр белән очрашуларда мәгълүматны, киңәшләрне куен дәфтәрләренә теркәп баруларын билгеләп узды. “Азәрбайҗаннан татар журналисты Әмин Рамазанов та килгәч, татар берлеге хасил булды. Татар дөньясын таныту буенча үз өлешебезне кертергә тырышырбыз”, - диде ул.

Эшмәкәр Рамил Хәбибуллин, рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Анталиядә 2 меңгә якын татар исәпләнүен әйтте. Ул сәфәрдәшләренә өстәп, “Татар радиосы”, ТМТВ телеканалы редакциясендә, Салават концертында, IT-паркта, Милли китапханәдә, Нәшрият йортында очрашуда булганнарын, Анталиягә алып китәргә китаплар бүләк иткәннәрен әйтте. “Фәнис Җиһанша безнең теләгебезне кабул итеп очрашуга килде. Киләчәккә хыялларыбызны барлап куйдык. Ул киләчәктә Анталиягә килеп, драмтүгәрәк оештырып җибәрергә каршы түгел. Мин әле “Сәгыйть, Фәнис, мин дә пенсиягә чыккач, драмтүгәрәккә йөрергә язсын” дип шаярып әйтеп куйдым. Салават Фәтхетдинов безгә уныбызга да урын табып, бик матур итеп каршы алды. Башланган эш хәерле булсын!” – дигән теләктә калды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100