news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары ике йөз кешелек ифтар оештырган

Анталиядә узган чарада татарлар һәм төрекләр татар халык җырларын башкарган.

Төркия татарлары ике йөз кешелек ифтар оештырган
Хакан Отлууглы

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Анталия татарлары “Хуш килдең, шәһри Рамазан” дип аталган ике йөз кешелек ифтар кичәсе оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркия вәкиле Хакан Отлууглы хәбәр итте.

“Рамазан ае уңаеннан Анталия татарлары бик күркәм бәйрәм оештырды. Ахшам намазыннан соң, кичке тугызынчы яртыда барлык ике йөз кеше дә авыз ачты”, - диде ул.

 

Хакан сүзләренчә, татарлар да, төрекләр дә гаиләләре, балалары белән  ифтарга килгән. “Ифтардан соң татарча җырлар җырладык, балалар төрле уеннар белән мәшгуль булды”, - дип сөйләде ул.

Шулай ук чарада татар теле укытучысы Халидә Әхмәтова, “Анталия татарлары” оешмасы әгъзасы Фәнис Зыялы, Пермь шәһәрендә туып үскән Анталиядә яшәүче Габделхалик Төхвәтуллов та катнашкан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100