news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия татарлары Идел-Урал халыкларының туган тел мәсьәләсе турында фикер алышкан

Онлайн конференциядә татар галиме Надир Дәүләт татар халкының төрле әлифба кулланганын, үзаңы югары дәрәҗәдә булуы әйтелгән.

Төркия татарлары Идел-Урал халыкларының туган тел мәсьәләсе турында фикер алышкан
Баһадыр Севал

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әхмәт Ясәви исемендәге халыкара казах-төрек университетының Тюркология тикшеренүләре институты оештырган конференция «Идел-Урал халыкларының туган тел мәсьәләсе» темасына багышланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Конференциядә күренекле татар галиме, тюрколог Надир Дәүләт чыгыш ясады. Ул әлеге теманы Совет һәм Россия чоры төркиләренең тарихы белән бергә аңлатты. Конференция барышында фикерләр икегә бүленде. Бер тараф Татарстан татарларының көндәлек тормышы (эш, транспорт, кибет кебек урыннарда) туган телләрен кулланмаганын, икенче тараф, киресенчә, кулланганын әйтте», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, Россиядә татарлар кадәр туган телләрендә сөйләшкән башка халык юк, дигән фикер дә яңгыраган. «Татарларда үзаңнарының югары дәрәҗәдә булуы, телләрен саклап калу буенча актив эшчәнлек алып барылуы әйтелде. Шулай ук, әлифба мәсьәләсенә кагылышлы фикерләр дә әйтелде, чөнки татарлар, белгәнебезчә, яшәгән территорияләренә бәйле рәвештә төрле әлифба куллана», — дип әйтте ул.

Чарада 2014-2018 елларда Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшләгән Турхан Дилмач, Төркиядә яшәүче татарлар да катнашкан. «15 октябрьдә шундый ук конференциядә профессор Надир Дәүләт „Татар сүзләре“ темасына чыгыш ясаячак», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot